Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шотландия парламентына сайлауда бәйсезлек тарафдарлары җиңде


Шотландия бәйсезлеге тарафдары кулындагы байрак, 2014 ел

Алар Британиядән аерылып чыгу турында референдум үткәрергә җыена.

6 майда узган Шотландия парламены сайлавына нәтиҗә ясалды. Күпчелек урынны хакимияттәге Шотланд милли фиркасе һәм аларның беректәшләре булган "яшелләр фиркасе" алды. Алар парламенттагы 129 урынның 72сенә ия булачак.

Хөкүмәтне җитәкләүче Шотланд милли фиркасе башлыгы Никола Стерджен белдергәнчә, фирка Шотландиянең Британиядән бәйсезлеге турында референдум үткәрүе өчен көрәшәчәк. Шул ук вакытта, референдумга әзерлекне якын арада башларга ният юк, диде ул.

Шотландиядә яшәүчеләр үз хокукларын тормышка ашырырга һәм референдумда тавыш бирү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип белдерде хөкүмәт башлыгы. Моның өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, Шотландия хакимияте аңа да әзер, ләкин бу "абсурд" булачак, диде Стерджен.

BBC хәбәр итүенчә, Шотланд милли фиркасе җиңү яуласа да, сәясәт белгечләре көткән саннардан түбәнрәк нәтиҗә күрсәткән.

Бүген Лондон мэрын сайлау нәтиҗәләре дә билгеле булды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә әлеге вазифада Садыйк Хан калды. Твиттерында ул элеккечә "Лондонда яшәүче барлык халыкның мэры" булырга вәгъдә итте. Сайлауда аның төп көндәше консерватор Шон Бейли иде.

Шотландия Британиядән чыгу турында референдумны 2014 елда үткәргән. Ул чакта күпчелек тавыш бирүчеләр Британиядә калу өчен тавыш биргән.

2016 елда Британиядә Европа берлегеннән чыгу турында референдум узды. Анда Британия халкының күпчелеге "брекзит"ны хупласа да, Шотландиядә халыкның күпчелеге Европа берлегендә калу өчен тавыш биргән. Шуннан соң Шотландия хакимияте төбәкнең бәйсезлеге турында яңа референдум кирәклеген белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG