Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Навальный дәваланган Омски хастаханәсенең элеккеге баш табибы югалган


Александр Мураховский
Александр Мураховский

Былтыр агуланган Навальныйны Омскида коткарган ике табиб үлгән иде.

Омски өлкәсе сәламәтлек саклау министры һәм Омскиның 1нче санлы ашыгыч ярдәм хастаханәсенең элеккеге баш табибы Александр Мураховский ау вакытында югалган. Узган җәй ахырында оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны Мураховский җитәкләгән хастаханәгә китергәннәр иде.
Бу хакта берничә чыганакка сылтама белән "Коммерческие вести" газеты хәбәр итә.

Медиа мәгълүматларына карый, Мураховский белән 7 майдан бирле элемтә юк. Ул Омски өлкәсенең Большеуков районы Поспелово авылы янында югалган. Мураховский квадроциклга утырып урманга ауга дип кереп киткән. Ул урманнан кайтмагач, аны дуслары башта үзләре генә эзләгән, соңыннан аларга полиция, Росгвардия хезмәткәрләре, аучылык инспекторлары һәм җирле халык та кушылган. Бу урыннарда сазлык булганга күрә эзләү катлаулы, дип хәбәр ителә. Кайбер медиа хәбәр иткәнчә, бүген урманда югалган Мураховскийның квадроциклы табылган.

Узган елның 20 августында иртән Томскидан Мәскәүгә очкан вакытта Алексей Навальныйның хәле кисәк начарайды. Очкычны ашыгыч рәвештә Омскида төшереп утыртып, сәясәтчене Омскиның 1нче санлы ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаттылар. Ул вакытта хастаханәнең баш табибы Мураховский иде.

Журналистлар алдында чыгыш ясаганда, Мураховский Навальныйда матдәләр алмашынуы бозылган дигән версияне яңгыратты. Ул вакытта ул агулану ихтималын кире какты. Шуннан ул башта икенче хастаханәне, соңыннан Омск өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләде. Аның Навальныйны дәвалау белән шөгыльләнүче урынбасары Анатолий Калиниченко эшеннән китте һәм хосусый клиникага эшкә күчте.

Соңрак Навальныйны Берлинның "Шарите" клиникасына күчерделәр. Германия хәрби лабораториясе Навальный "Новичок" белән агуланган, дигән нәтиҗәгә килде. Русия хакимияте агулану фактын кире какты.

Былтыр Омскида агуланудан соң Навальныйны коткарган ике табиб үлде. Мартта инсульттан ашыгыч ярдәм хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Рөстәм Агишев кинәт вафат булды. Табибка 63 яшь иде. Аннан ике ай алда, февральдә шул ук хастаханәсенең баш табибы урынбасары Сергей Максимишин үлгән иде. 55 яшьлек табибның да үлем сәбәбе йөрәк өянәге дип хәбәр ителде.

Башта Навальныйны Максимишин һәм Агишев эшләгән токсикореанимация бүлегенә урнаштырдылар. Навальный командасы сәясәтчене агуладылар дип белдерде. Омски табиблары башта мондый мөмкинлек белән ризалашты, әмма соңрак, клиникага ФСБ вәкилләре килгәч, агулану ихтималын кире кактылар. 2 сентябрьдә Навальный тәнендә "Новичок"ка охшаган матдә эзләре табылуы билгеле булды. Германия табиблары Омски табиблары тиешенчә ярдәм күрсәтмәгән булса, Навальный үлгән булыр иде, дип белдерде.

Германиядән Русияга кайтканда аэропортта оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны полиция тоткарлады. Мәхкәмә аны сигез ел элек ачылган "Ив Роше" эше нигезендә өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте. Аңа кадәр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе әлеге эшне хокук бозып ачылган дип таныды. Навальный февральдән бирле Владимир өлкәсе Покров шәһәрендәге 2нче төзәтү колониясендә утыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG