АКШтагы иң зур Colonial Pipelinе ягылык уздыргычның системына һөҗүм иткән хакерлар төркеме Русия белән бәйле булырга мөмкин. Бу турыда CNN каналы кибериминлек өлкәсендәге югары вазифалы түрә сүзләренә сылтанып хәбәр иткән. Әлеге түрәнең исеме китерелми.
Телеканал DarkSide хакерлар төркеме турында хәбәр итеп, аның һөҗүмнәре гадәттә урыс телендә сөйләшүчеләр яшәгән илләргә кагылмый, дип билгеләп уза.
Аннан алда аноним чыганакларга сылтанып Reuters һәм Associated Press агентлыклары да DarkSide хакерлар төркеме турында әйткән иде. Бу хәбәрләрдә сөйләнгәнчә, әлеге төркем төрле програмнар ярдәмендә акча куркытып талау белән шөгыльләнә, һәм элекеге советлар берлеге илләрендәге оешмаларга һөҗүм итми.
Colonial Pipelinе торбалары аша Техас штатыннан АКШ көнчыгыш ярларына агызылучы ягулыкның 45 проценты тирәсе уза. Торба уздыргычның җитәкчелеге аның системнарын җимереп керү сәбәпле бөтен системны өзеп куярга дигән карар кабул иткән. Хәзерге вакытта торба уздыргычның төп өлешләре элеккечә эшләми, ләкин кайбер кечкенә өлешләре кире эшләп киткән.
Сәүдә министры Джина Раймондо һөҗүм китергән зыянны төзәтү өчен бөтен көч куела, дигән. Тикшерү эше алып барыла.
9 майда федераль хөкүмәт төбәк дәрәҗәсендәге гадәттән тыш хәл игълан итте. Ул 17 штат һәм Колумбия бүлгесе аша ягулык ташу кагыйдәләрен йомшарта. Джина Раймондо сүзләренчә, ягулык китерүне өзү очраклары булдырылмаган.
Русия хакимияте Америка системнарына нинди дә булса хакер һөҗүмнәренә катнашы булуын һәрвакыт кире кагып килде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!