Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның татар зиратында өмә вакытында кырымтатар нәшире Ильяс Бораганский кабере табылган


Ильяс Бораганский
Ильяс Бораганский

Моңа кадәр галимнең кайда күмелгәне һәм вафат булган елы да билгеле түгел иде.

10 майда Уфаның мемориаль статусын йөрткән татар зиратында өмә вакытында билгеле кырымтатар нәшире Ильяс Бораганскийның кабере табылган. Аны тарихчы, Уфаның Тарих, тел һәм әдәбият институтының көнчыгыш кулъязмалар бүлеге мөдире Әхәт Сәлихов күреп алган.

Ильяс Бораганский кабере
Ильяс Бораганский кабере

Моңа кадәр галимнең кайда күмелгәне һәм вафат булган елы да билгеле түгел иде дип сөйләде ул Азатлыкка. Википедия ул Стәрлетамакта үлгән дип язылган, әмма ул хата, ди галим. Моңа хәтле тарихчылар Бораганскийның үлгән елын 1924, 1934 йә 1942нче ел дип белдерә иде, әмма кабер ташында 1938 ел дип язылган. "Моны фәнни яктан ачыш дип әйтергә була, галимнең җирләнгән урыны һәм вакыты ачыкланды, бу мәсәләгә ачыклык кертелде", ди Әхәт Салихов.

Ильяс Бораганский 1852 елның 22 апрелендә Бакчасарай шәһәрендә, кырымтатар морза гаиләсендә туа. Башта ул мәчет янындагы мәктәптә, аннан мәдрәсәдә укый. 1867 елда Төркиягә китә. Истанбулда ул җиде ел китап бастырырга, фото төшерергә һәм каллиграфия ысулларына өйрәнә. Соңыннан кире Кырымга әйләнеп кайта. 1876 елда Казан, Башкортстан, Мәскәү һәм Петербур буйлап сәяхәткә чыгып китә. 1882 елда Петербурда яшәп кала, Петербур университетының көнчыгыш факультетында төрек теле һәм каллиграфия курсы алып бара. 1893 елда ул Петербурда нәшрият ачарга дип рөхсәт ала. Бу беренче мөселман нәшрияте була. Бораганский нәшриятендә Коръән, "Кырымтатар грамматикасы", "Госманлы әдәбиятының үрнәк әсәрләре", Иван Крылов, Дмитрий Мамин-Сибиряк, Николай Гогольнең кырымтатар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр басылып чыга.

1917 елда Ильяс Бораганский үзенең нәшриятен Башкортстанның Стәрлетамак шәһәренә күчерә. Монда ул татар телендәге чыккан "Салават" газетын нәшер итә. Башкортстанда өйләнә, соңгы көннәрендә шунда яши.

Ике ел элек тә өмә вакытында моңарчы билгеле булмаган кабер табылган иде. Өмәчеләр Русиянең икенче мөфтие, Уфада беренче җәмигъ мәчете салдырган, шулай ук Уфаның Тукай урамында урнашкан Үзәк диния назәрәтенең резиденциясен төзеткән Габдессаләм Габдрахманов һәм мөселманнарның үзәк диния назәрәтенең казые Гыйниятулла Кабкаев каберләренә тап булганнар иде.

Уфаның татар зиратында Ризаэтдин Фәхретдин, Мостай Кәрим, Фәрида Кудашева, Әнгам Атнабаев, Заһир Исмәгыйлов, Гөлли Мобәрәкова, Бәхти Гайсин, Касыйм Азнабаев, Зәйнәб Биишева, Фәйзи Гаскәров һәм башка күп билгеле әһелләр җирләнгән.

Быел өмәне оештыручы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина сүзләренчә, өмәгә бүген 40лап кеше җыелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG