Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда халык саны арту әкренәйгән


Кытай
Кытай

2020 елда туучылар саны 1961 елдан бирле иң түбән күрсәткечкә калган. Ул елны илдә ачлык аркасында балалар аз туган.

Кытайда халык саны соңгы 10 елда әкренәйгән, елына нибары 0,53 процент тәшкил иткән. 2020 ел ахырына илдә 1,411 миллиард кеше яши, ун елда кеше саны нибары 72 миллионга арткан.

Кытай халык республикасының Илкүләм статистика бюросы мәгълүматына карый, 2020 елда балалар бик аз туган, мондый сан 1961 елда, ил буйлап ачлык хөкем сөргән елны гына күзәтелгән.

Шул ук вакытта кытайларның гомер озынлыгы арта бара. Хәзерге вакытта халыкның 19 проценты диярлек 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Халыкның бу катламы соңгы ун елда алты процентка арткан. Балалар аз туып, халык картаеп баруы илне демография кризисына китерергә һәм икътисадка зыян салырга мөмкин, дип белдергән экспертлар New York Times газетына.

1980 елдан Кытайда "бер гаилә – бер бала" кануны эшләп килде, бу канун берничә ел элек гамәлдән чыгарылды. Ләкин соңгы дүрт елда илдә балалар туу кими, 2020 елда ул 15 процентка кимегән, дип хәбәр итә CNBC.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG