Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан гимназиясенә һөҗүм корбаннары саны 9га җитте


Казанда 175нче гимназия
Казанда 175нче гимназия

Мәктәптә эшләүче бер хатын-кыз үлгән. Моңрачы сигез кеше үлеме турында хәбәр ителгән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм вакытында тагын бер кешенең һәлак булуы турында хәбәр итте.

"Элек хәбәр иткәнемчә, без җиде баланы югалттык - алар 8нче сыйныф укучылары: дүрт малай һәм өч кыз. Моннан тыш, бер укытучыны югалттык. Һәм менә шунда эшләүче бер хатын-кызны. Барлыгы тугыз кешене югалттык. 18 бала Республика балалар хастханәсендә ята, кызганыч, корал яралары, сынулар, имгәнүләр. Балаларның гомерен саклап калу өчен табиблар барысын да эшли. Ике өлкән кеше 7нче шәһәр хастаханәсендә ята, тагын берсе Республика клиник хастаханәсендә - аларда корал яралары. Табиблар барысын да эшли, Мәскәүдән очкыч көтәбез. Кирәк икән, федераль медицина үзәге ярдәм итәчәк", диде Миңнеханов.

11 май иртәсендә Казанда билгесез кеше 175нче гимназиягә мылтык тотып кергән һәм ут ачкан. Баштарак мәктәпкә кораллы ике кеше кергән дип хәбәр ителде, соңрак һөҗүм итүче бер генә диелде. Мәктәп янында 19 яшьлек Илназ Галәвиев тоткарланды. Ул шушы мәктәпне дүрт ел элек тәмамлаган булган, аннары көллияттә укыган.

Казанда террорчылыкка каршы операция тәртибе кертелде. 12 май Татарстанда матәм көне игълан ителде, мәктәпләрдә дәресләр булмаячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG