Pfizer һәм BioNTech ширкәтләренең COVID-19 инфекциясеннән җитештерелгән вакцинасы АКШта 12-15 яшьлек балалар һәм үсмерләр өчен хуплады. Аларга вакцина пәнҗешәмбе үк ясала башланырга мөмкин дип яза Reuters.
Бу Кушма Штатларда 12 яшьтән өлкән балаларга коронавирустан хупланган беренче вакцина. Берничә көн элек мондый карарны Канада да кабул итте. Башка илләрдә Pfizer һәм башка вакциналарны 18 яки 16 яшьтән кадыйлар.
Яшүсемрләргә вакцина ясау коллектив иммунитетка ирешүнең мөһим адымы дип саный белгечләр. Балалар һәм үсмерләр, гадәттә, инфекцияне җиңелрәк кичерә, үлем очраклары да сирәк. Әмма алар вирусны тарата ала.
АКШ президенты Джо Байден үсмерләргә вакцинаны мөмкин булганча тизрәк ясата башларга кушты.
Сентябрьдә Pfizer вакцинаның 2-11 яшьлекләр өчен куллану турында тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә җыена.
АКШ вакцина ясау темплары белән дөньяда беренчеләр рәтендә бара. 330 милионнан артык кеше яшәгән бу илдә 200 миллион вакцина ясатылган (бер кеше ике доза ала). Әмма соңгы вакытта вакцина ясау темплары әкренәйде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!