Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте Ураза бәйрәмендә мәчетләргә җыелуны тыйган


Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә
Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә

Гает намазын Мәскәүнең өч мәчете имамнары гына укыячак һәм ул онлайн трансляцияләнәчәк. 

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Ураза гаетенә күпләп кеше җыелу тыелган. Бу закта Русия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында әйтелә.

Гает намазын Мәскәүнең өч мәчете имамнары гына укыячак һәм ул онлайн трансляцияләнәчәк.

Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, мөфтият 100 меңгә кадәр кеше җыеп чара оештыру турында белдерү хаты керткән, ләкин Мәскәү хөкүмәте шәһәрдә коронавирус пандемиясе сәбәпле киңкүләм чаралар тыелуы турында искәрткән.

Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имамы Илдар Әләүтдинов мөселманнр хакимият карарын "аңлап кабул итә" дигән Коммерсантка. "Бу тыю безгә генә кагылмый, православлар да Олы көн бәйрәмендә зур җыеннар оештырмады", дигән мөфти.

2021 елда Ураза бәйрәме 13 майда билгеләнә. Татарстанда гает намазларына мөселманнар килә алачак. Республика мөфтияте авыл җирлегендә бәйрәм намазын кояш чыгып 30 минут узгач башларга тәкъдим итте, ә шәһәрләрдә гает вәгазьләре иртәнге сәгать 6да башланып китәчәк.

Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк.

11 майда Казан Экспо күргәзмәләр үзәгендә 3,5 мең кешелек республикакүләм ифтар узды.

Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте хәбәр итүенчә, бәйрәм намазлары Уфаның 22 мәчетендә узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG