Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан гимназиясендә яраланган 8 кешене Мәскәүгә озаталар


Казан, 11 май

Сигез бала авыр хәлдә ята.

Казанның 175нче гимназиясендә 11 майдагы атыш нәтиҗәсендә яраланган сигез кешене чәршәмбе Мәскәүгә дәваларга озатачаклар. Бу хакта бүген Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева матбугат очрашуында белдерде.

"Консилиум утырышы дәвам итә. Хәзерге вакытта кабул ителгән карарлардан күренгәнчә, өч өлкән кешене һәм биш баланы дәваларга озату планлаштыралар", диде ул.

Хәзер Татарстан хастаханәләрендә зыян күргән 23 кеше ята.

"Аларның 20се балалар. Алты бала авыр хәлдә, ике бала – аеруча авыр хәлдә. Өч өлкән кеше ята. Барлык бригадалар да көчәйтелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

175нче гимназиядә укучылар белән психологлар эшли.

"Хастаханәдә ятучылардан тыш, барлык балаларны да педиатрлар карады. Психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә психологлар җибәрелде. "8 а" сыйныфында яраланмаган балаларның барысын да педиатр белән психологлар тикшерде. Психологик ярдәм дәвам итә. Алар хастаханәләрдә дә кизү тора, гаиләләргә дә беркетелгән", диде Жаворонков.

Фаҗигале вакыйгадан соң 1 мең кеше кан бирергә килгән. Бүгенгә Татарстанның кан үзәгендә 350 литр кан бар, диелә.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдергәнчә, Татарстан корбаннарның гаиләсенә 1 млн сум күләмендә матди ярдәм күрсәтәчәк. Әлеге акча гаиләнең һәр әгъзасы – әти һәм әнигә бүлеп биреләчәк. Бу акчалар көн азагына кадәр килеп җитәргә тиеш. Уртача һәм авыр хәлдә зыян күрүчеләр өчен 400 мең сум акча бүлеп бирү каралган. Җиңелчә зыян күрүчеләргә 200 мең сум биреләчәк. Корбаннарны җирләү мәсьәләсен "Ритуал" дәүләт оешмасы үз карамагына алган.

11 майда Казанның 175нче мәктәбендә элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүм итте. Мылтыктан ут ачып, ул җиде баланы һәм ике укытучыны үтерде, ике дистә кеше яралар белән хастаханәгә эләкте.

12 май Татарстанда матәм көне игълан ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG