Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Һадиуллин: Гимназия хезмәткәрләре атыш вакытында дөрес эш иткән


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Мәктәпнең 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары белем алуларын күрше мәктәптә дәвам итәчәк, башка сыйныфлар дистант форматка күчә.

Казанның 175нче гимназиясендә булган атыштан соң белем бирү ничек оештырылачагы һәм фаҗига булган урында укытучыларның гамәленә нинди бәя бирелүе турында әйтелде. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин матбугат очрашуында сөйләде.

"Бу укытучыларның гамәлен каһарманнарча булды дип бәялибез. Кайбер укытучылар амбразура кебек балаларны саклап калды", диде ул.

Һадиуллин гимназиядә иминлек чараларының тиешенчә үтәлүен әйтте. Аның сүзләренчә, мәктәптә сакчы булган. Бу вазифаларны вахтер башкарган. Ул кисәтү төймәсенә басарга өлгергән, диелде.

"Гимназия җитәкчелеге һәм укытучыларның гамәлен без уңай дип бәяли алабыз. Мәктәпнең иминлек паспорты бар иде. Анда хезмәткәрләрнең, җитәкчелекнең, укытучыларның һәм балаларның нәрсә эшләргә тиешлеге турында язылган. Уку елы башыннан мәктәп бинасы гадәттән тыш хәлләр вакытында тавыш белән игълан белдерү, видеокүзәтү, керү юллары белән идарә итү, кисәтү төймәсе системы белән җиһазландырылган, металлдетектор, киртә һәм тышкы яктырткычлар урнаштырылган. 2016 елда металлдетектор куелган була. 2019 елда тагын ике җиһаз урнаштырыла. Аларның барысы да эшләгән. Мәктәпнең керү юллары белән идарә итү системы булу сәбәпле, атыш вакытында барлык ишекләр дә шундук ябылган була. Без, Русия мәгариф министрлыгы, хокук саклау органнары мәктәп сакчысы, мөдире һәм укытучыларның гамәлен уңай дип бәялибез", диде министр.

Тикшерү эшләре тәмамлану белән гимназияне кыска вакыт эчендә төзекләндерәчәкләр. Аңа кадәр укучыларның бер өлеше күрше мәктәптә белем алачак.

"Тикшерү эшләре тәмамлангач, Татарстанның төзелеш министрлыгына 175нче гимназия бинасын кыска вакыт эчендә төзекләндерү бурычы йөкләнде. Хәзер белем бирү туктатылган. 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары күршедәге 171нче һәм 174нче мәктәптә белем алачак. Башка укучылар дистант форматта белем алуын дәвам итәчәк", диде Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

11 майда Казанның 175нче мәктәбендә элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүм итте. Мылтыктан ут ачып, ул җиде баланы һәм ике укытучыны үтерде, ике дистә кеше яралар белән хастаханәгә эләкте.

Татарстанда 12 май – матәм көне дип игълан ителде. Бүген Казан мәктәпләрендә белем бирү туктатылды. Балалар бакчалары гадәттәгечә эшли. Тикшерү көчәйтелгән тәртиптә диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG