Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты: Илназ Галәвиевның баш мие авыруы булган


Казан, 11 май
Казан, 11 май

Әлеге вакытта Тикшерү комитетының үзәк идарәсе Татарстанда тикшерү эшләре алып бара.

Русия Тикшерү комитеты мәгълүматынча, 175нче гимназиягә һөҗүм ясаган Илназ Галәвиевның туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән, элегрәк ул башы бик каты авыртып табибларга мөрәҗәгать иткән булган.

"Илназ Галәвиев табибларда - психиатр һәм наркологта исәптә тормаган. Әмма ачыклануынча, ул башы бик авыртып берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать иткән. Былтыр аңа баш мие авыруы турында диагноз куелган. Ел башыннан туганнары аның үз-үзен тотышында агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән. Бүгенге үз-үзен тотышы аның белән тикшерү эшләрен тулысынча алып барырга мөмкинлек бирми", диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

175нче гимназиядәге вакыйга уңаеннан Казанга Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин килде. Җинаять эшен 100дән артык тикшерүче, эксперт һәм криминалист тикшерә.

Белгечләр Галәвиевның мылтык сатып алу урынын һәм коралга рөхсәт бирү белән бәйле хәлләрне ачыклаган. Аның фатирында тентү булган, 75тән артык кешедән сорау алынган, күзәтү камералары видеоязмалары каралган.

Галәвиевка психологик-психиатрик тикшерү уздырачаклар.

12 майда аңа гаепләү белдерергә тиешләр.

11 майда Казанның 175нче мәктәбенә элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүм итте. Атышта җиде бала һәм ике укытучы үлде, ике дистә кеше яралар белән хастаханәгә эләкте.

Татарстанда 12 май – матәм көне дип игълан ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG