Accessibility links

Казанның "Гадел" мәчетендә Ураза гаете

Мөселманнар "Гадел" мәчетенә иртәнге биштән җыела башлады. Ике катлы агач бина Республика клиник хастаханәсе янында урнашкан. Соңгы елларда монда Кояшлы шәһәр һәм Ферма-2 торак микрорайоннары калкып чыкты.
Сәгать алтыда мәчетнең ике каты да тулды, дин тотучыларның бер өлеше ишегалдында дога кылды. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм Бакиров бәяләвенчә, гает намазына 700ләп кеше җыелган.

Тантана ахырында барлык килүчеләр дә ишегалдында торган зур казанда пешкән пылаудан авыз итә алды.

XS
SM
MD
LG