Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: БДБ илләрендә урыс теленә ярдәм җитәрлек түгел


Владимир Путин
Владимир Путин

Бу өлкәдә өстәмә чаралар күрергә дип саны Русия президенты. 

Хөкүмәт утырышында Русия президенты Владимир Путин якын чит илләрдә урыс теле үсешенә тиешле игътибар бирергә кирәк дип белдерде.

Ул мәгариф министры Сергей Кравцовка бу уңайдан өстәмә тәкъдимнән кертергә кушты, "чөнки бүген эшләнгән эшләр генә җитми", диде ул.

"Бүген эшләгәнгә караганда күбрәк эшләп була һәм кирәк", диде Путин.

Аның сүзләренчә, урыс теле укытуга ярдәм мәсьәләсе Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон белән сөйләшүдә күтәрелгән. Рахмон Русиягә 8-9 майларда эш сәфәре белән килгән иде.

Путин Таҗикстанда бу уңайдан башкыралачак эшләр турында да тәкъдимнәр сорады.

"Безнең ярдәмсез бу юнәлештә мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итеп булмаячак. Ә бу безнең мәнфәгатьләрдә", диде президент.

2017 елның 20 июлендә Владимир Путин Йошкар-Олада узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән башка телләрне мәҗбүри укытырга ярамый дип белдерде.

Әлеге сүзләрдән соң Татарстан һәм башка милли республика мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды, ә Русия думасы депутатлары мәгариф турындагы канунга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Нәтиҗәдә, Русия президенты мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны имзалады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG