2021 елда Татарстанда 2,3 мең янгын чыккан. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үлемнәр саны 80 процентка арткан. Бу хакта 14 майда Русиянең гадәттән тыш хәл министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев республика хөкүмәтендә узган янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең планнан тыш утырышында белдерде.
"2021 елда янгында 90 кешенең гомере өзелде. Бу узган ел белән чагыштырганда, 80 процентка күбрәк. Шулай ук 71 кешенең сәламәтлегенә зыян салынды. Вазгыять киеренке булып кала. Янгыннарның 38 проценты коры үлән һәм чүп яндырудан чыккан", диде ул.
Быел май аенда гына да 13 кешенең гомере өзелгән.
Соңгы тапкыр янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узган атнада үткәрелгән иде. Шул вакыт эчендә алга китеш булмады дип белдерде Татарстан премьер-министры Алексей Песошин.
"Вазгыять катлаулы булып кала. Халыкны һәм җирлекләрне янгыннан саклау мәсьәләсендә алга китеш юк. Моннан тыш, бездә зур янгын чыкты. Тукай районының "Кама" бакчачылык ширкәтендә чыккан янгыннан 26 корылма янып бетте. Ут коры үлән яндырудан чыкты һәм бер сәгать эчендә таралды", диде Песошин.
Коры үлән һәм чүп яндырудан чыккан янгыннарның күпчелеге Түбән Кама, Тукай, Әлмәт, Биектау һәм Яшел Үзән районнарына туры килә. Коры үлән яндырган өчен 450 административ эш ачылган. Хәзер Татарстанда 850 профилактик төркемнәр эшли.
Коры үлән яну сәбәпле 6 май көнне Омски өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылы 15 сәгать эчендә яртылаш янып бетте. Барлыгы 14 торак йорт, бер кибет, һәм тагын корылма янды, йортларның мичләре генә утырып калды. 20ләп гаилә йортсыз калды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!