"Теория" студиясе җитәкчесе, милли проектлар авторы Илдар Әюпов татар милли орнаментлары ясау игълан иткән бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Беренче урынны Алинә Ибраһимова, икенче – Рәйхан Хаҗиәхмәтов, өченче урынны Ангелина Филимонова алды. Җиңүче 100 мең сум бүләк алачак, икенче урынга – 30 мең сум, өченче урынга 10 мең сум бүләк каралган. Бу бүләкләрне Илдар Әюпов үз кесәсеннән түлиячәк.
Илдар Әюпов Азатлыкка белдергәнчә, бизәкләрнең авторлык хокуклары аларның авторларында калачак. "Бәлки, киләчәктә без алар белән бергә бу бизәкләр белән төрле әйберләр чыгарырбыз – футболкалар, сумкалар һ.б. әйберләр", - ди ул.
Илдар сүзләренә караганда, бәйгегә күбрәк рәсемнәр килгән булса да, финалга 28 кенә эш чыккан. "Конкурсны игълан иткәндә без ике төп шарт куйган идек. Беренчедән, бизәк татарча, икенчедән, яңа булырга тиеш иде. Әмма финалга узмаган эшләр йә артык кулланылган бизәкләргә нигезләнгән, йә гомумән татарча түгел иде", ди Илдар.
Аның сүзләренчә, кайберәүләр беренче урынны алган эштә дә татар чалымнарын күрмәячәк. Әмма алар руннарга нигезләнеп эшләнгән һәм анда татарлык бар, ди ул.
Җиңүчеләрне профессиональ жюри сайлады. Алар бизәкләргә 1дән 100гә кадәр билге куйды.
Киләсе елда Илдар Әюпов тагын шундый бәйге уздырырга ниятли.
Бәйгенең максаты – татар милли орнаментларының яңа стильләрен ачыклау һәм татар милли бизәге белән эшләүче, сәләтле дизайнерлар, рәссамнар һәм иллюстраторларны табу иде. Бәйгедә катнашучыларга милли бизәкләр төзүнең тарихи нигезләрен истә тотып, ләкин булганнарын кабатламыйча, яңа татар орнаментлары барлыкка китерергә кирәк иде. Бу бизәкләр карап торышка матур да, телевизион экраннарда һәм декоратив кул сәнгатендә дә кулланырлык дәрәҗәдә универсаль да булырга тиеш дип шарт куйган иде бәйге авторы.
Илдар Әюпов – "Теория" студиясе җитәкчесе, татар телен үстерүне максат итеп куйган "Әлбәттә", "Татарча Әлифба", "Үчтеки", "Балалар подкасты" һәм башка проектлар авторы.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!