Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада узган очрашуда Стәрлебаш районында һәйкәл булдыруга акча җитмәүгә зарландылар


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Ярдәмне Казаннан да сорап караганнар, әмма нәтиҗәсе булмаган.

14 майда Уфада Башкорт дәүләт аграр университетында узган Стәрлебаш районының татар зыялылары утырышында сүз һәйкәлләр кую турында барды. Аларның берсе – "Арбалы хатыннар"га, икенчесе – Мөхәммәтшакир Тукаевка.

Тукаев Русия империясендә ике тапкыр дәүләт думасы депутаты булган, мөселманнар хәрәкәте лидеры, 1899 елда чыккан "Стәрлебаш авыллары тарихы" китабы авторы.

Сөйләшүдә һәйкәлләрне эшләп бетерү авырлыклары турында әйттеләр. Әлеге эшләр күптән башланса да, матди авырлыклар сәбәпле төгәлләнмәгән. Төп сүз һәйкәлләрне төгәлләп ачу турында иде.

Районның Акмулла фондын оештырган милләтпәрвәр Ягъфәр Хисмәтуллин "Арбалы хатыннар" турында фикерләре белән бүлеште:

"1941 елда Стәрлебаш хатыннары сугышка алынган ирләрен күрер өчен арба тартып Раевка станциясенә юл тоткан. Бу булган хәл. Моның хакында Зәки Зәйнуллин китап та язды, аның буенча Татарстанның Галиәсгар Камал театры спектакль куйды. Ул тамаша бик озак еллар уңыш белән барды. Театр Стәрлебашка килеп тамаша күрсәтте. Без дә Казанга барып бу спектакль өчен Аукмулла премиясен биреп, тамашада уйнаган хатын-кызларның иңнәренә Стәрлебаш шәлләре салып кайттык. Сүз әлеге тамаша уңаеннан һәйкәл кую турында бармый, биредә мәгънә тирәнрәк. Стәрлебашта булган хәлләр турында Зәки Зәйнуллин китап язса, Камал театры спектакль куйса, без чая, булдыклы, башбирмәс хатын-кызларыбызны һәйкәл белән мәңгеләштерергә булдык. Бу сугыш чорында тылда эшләгән хатын-кызларыбызга һәйкәл булачак", диде Хисмәтуллин.

Чарада катнашучылар әлеге һәйкәлләрнең тылдагы хатын-кызларның батырлыгын, ирләренә тугрылыгын күрсәтү билгесе булуын, андый һәйкәлләрнең Башкортстанда башка булмавын билгеләде.

Фикер алышудан соң чарада катнашкан язучы, Стәрлебаш татарлары җәмгыяте рәисе Хисаметдин Исмәгыйлов Азатлыкка бу һәйкәлләрне кую уе дүрт-биш ел элек үк туганын әйтте.

"Без Казанга махсус барып, шундый һәйкәлләрне дә өйрәнеп кайттык. Казандагы балалар йортларына 75 автобус бирган иганәче Әсгать Галимҗановка куелган һәйкәл аеруча ошады. Хакларын белештек. Казанда һәйкәл эшләтү бик кыйммәт, 30 миллион сумга якын акча кирәк иде. Үзебездә эзли-эзли ике һәйкәлне 9 миллионга эшләтергә килештек. 6 миллион сум табылды, тагын 3 миллион сум акча кирәк. Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл әзер. Арбалы хатыннар композициясендәге бер хатын һәм аның арбасын бронзадан коясы гына калды. Шуңа акча җитми. Казаннан да сорап карадык, нәтиҗә булмады", диде Хисаметдин Исмәгыйлов.

Акмулла фонды җитәкчесе Ягъфәр Хисмәтуллин "Ил төкерсә күл була. Бергәләп авырлыкларны чишәрбез һәм берничә айдан һәйкәлләрне ачарбыз дип өметләнәм", диде.

Һәйкәлгә акча җыючылар арасында Марат Ишнияров – 2 миллион сум, язучы Зәки Зәйнуллин (күптән түгел вафат булды - ред.) һәм Ягъфәр Хисмәтуллин – 1 миллион, үзен атамауны сорап бер кеше 1 миллион сум акча керткән. Багын бер миллионнан артыгын күмәкләп җыйганнар.

Чарада Стәрлебаштан килгән җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, чыгышлары белән Стәрлебаштан булып, Уфада яшәүче якташлар очрашты. Уфадагыларның күпчелеге югары уку йортлары галимнәре, эшкуарлар иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG