Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда соңгы тәүлектә COVID-19дан өч кеше үлгән


Гомум фото
Гомум фото

Русиядә коронавирус белән авыручылар саны тагын артуга бара.

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирустан өч кеше үлгән. Бу хакта COVID-19га каршы республика штабы хәбәр итә. Тагын 17 кеше авыр хәлдә, аның өчесе ясалма сулыш алу җиһазына тоташтырылган.

Соңгы атнада Русиядә коронавирус белән авырып хастаханәгә салынучылар саны арта. Аеруча бу Мәскәү һәм Петербурда күзәтелә. Кичә табиб һәм телевизион тапшырулар алып баручы Александр Мясников Русиядә COVID-19ның өченче дулкыны башланды дип әйтте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кичәге утырышта республикада коронавирустан үлүчеләр саны артуга игътибар итте. Авыручылар кимесә дә, үлүчеләр саны шул килеш кала. Миңнеханов куркынычсызлык чараларын күрергә чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG