Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "репрессияләр ташкыны" турында Европа берлегенә хат юлланган


Европа берлеге – Русия ватандашлык форумы вәкилләре Мәскәүнең Европа шурасында әгъза булып тору кысаларында үз бурычларын үтәргә тиешлегенә басым ясый.

Бу турыда форум әгъзалары Европа шурасы министрлар комитетына юллаган хатында белдерә. Узган елның ноябреннән комитетта рәислек Германиягә күчте, дип искәртә форумның мөрәҗәгате белән танышкан "Deutsche Welle".

Русия үзенең Европа шурасы әгъзалыгы кысаларында җаваплылыгын тулы күләмдә танырга һәм ватандашлык җәмгыяте вәкилләренә каршы репрессия сәясәтеннән баш тартырга тиеш, диелә хатта. "Алексей Навальныйны сак астына алу һәм аңа 2021 елның гыйнварында Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларына каршы килеп хөкем чыгару сәяси уңайсыз дип саналган мәхкәмә карарларын үтәмәү дигән күптәнге проблемны ачык күрсәтте" диелә хатта.

Соңрак Русиядә тыныч протестчыларга һәм хокук яклау оешмалары вәкилләренә, журналистларга, адвокатларга каршы репрессив гамәлләр ташкыны башланды, дип искәртә хат авторлары. Бу турыда Европа шурасының кеше хоуклары комиссары Дунья Миятовичка берничә мөрәҗәгать һәм шураның Навальный эше уңаеннан уртак белдерүе булса да, болар, күрәсең, берни дә үзгәртмәде, диелә хатта.

Мөрәҗәгатьне форумның инициатив төркеме координаторы Ральф дю Лонг һәм аның башкарма директоры Анна Севортьян имзалаган.

Европа берлеге – Русия ватандашлык форумы Русиядән һәм Европа берлегеннән 180нән артык сәүдәгә корылмаган оешманы берләштерә. Ул 2011 елда оешты. Форумның максаты – Европа берлеге һәм Русиянең ватандашлык җәмгыятьләрен элемтәләрен һәм хезмәттәшлеген ныгыту, диелә.

Быелның гыйнварында ПАСЕ Русия делегациясенең вәкаләтләрен тулы күләмдә раслады. 2015 елда Ассамблея Русиягә Кырым аннексиясе һәм Украина көнчыгышында фетнәчеләргә ярдәме өчен үзенең эшендә катнашуын тыйган иде. Русияләрне кире кайтару турында резолюциядә бу карарның Кырым ярымутравын аннексияләүне тану турында сөйләмәвен ассызыкладылар. Шул ук документта парламентарийлар, шул исәптән, Русияне Конституциясенә үз кануннары халыкара кануннардан өстенрәк дип язып куюы өчен тәнкыйтьләделәр. ПАСЕ шулай ук Русия кануннарына сәүдә белән бәйле булмаган оешмалар һәм медиаларга кагылышлы төзәтмәләрне дә хөкем итеп чыкты.

Русиядә, шул исәптән Кырымда кеше хокуклары бозылуны Русия һәрвакыт кире кагып килде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG