Accessibility links

Кайнар хәбәр

Энтони Блинкен Русия белән хезмәттәшлеккә өмет белдерде


Энтони Блинкен
Энтони Блинкен

Чәршәмбе Рейкьявикта АКШ дәүләт секретаре белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның беренче шәхси очрашуы көтелә.

АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен сишәмбе Исландия башкаласы Рейкьявикта булып, климат үзгәрешләре хакында сөйләшүләрдә һәм министрлар дәрәҗәсендә Арктика шурасы утырышында катнашкан.

Чәршәмбе Рейкьявикта Блинкенның Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән беренче шәхси очрашуы булачак дип хәбәр ителде. "Америка авазы" бу очрашу АКШ белән Русия арасында мөнәсәбәтләр киеренкеләнгән чорда уза дип искәртә. Ике министр АКШ һәм Русия президентлары Джо Байден һәм Владимир Путинның очрашуына нигез әзерләргә тиеш була диелә.

Дәүләт департаменты Блинкен белән Лавров очрашуы "Русия белән алдан күзаллап була торган мөнәсәбәтләр" төзү турында сөйләшергә мөмкинлек бирер дип саный. Департаментның югары вазифадагы вәкиле Блинкенны озатып йөрүче журналистларга белдергәнчә, Байден администрациясе Русия белән СНВ-3 килешүе мәсьәләсендә алга китешкә ирешкән, әмма кыенлыклар белән дә очрашкан. Атап әйткәндә, Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны төрмәгә утырту, Русия гаскәрләрен Украина чикләренә туплау, Американың иң зур ягулык үткәргеченә хакер һөҗүменә Русия катнашы булу ихтималы ягыннан ике ил арасында каршылык туган. Русия бу һөҗүмгә катнашы барлыгын кире кага. Мәскәү АКШны үзенең эчке эшләренә тыкшынырга маташуда гаепли, аерым алганда, Навальныйга хөкем карары чыгарганда мондый омтылыш булды дип белдерә.

Сишәмбе Рейкьявикта чыгыш ясаганда Блинкен АКШ һәм Русия мөнәсәбәтләренең бүгенге торышына бәя бирде. Ул Русия ягыннан "җавапсызлык булган һәм агрессив" гамәлләр җавапсыз калмаячак дип тагын бер кат кисәтте. Бу ызгыш чыгару яки аны көчәйтү өчен түгел, бары андый гамәлләр җавапсыз калырга тиеш булмаганга, дип ассызыклады Блинкен.

АКШ вәкиле ике илнең озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итүен искәртте. Мәгариф, нефть түгелгән урыннарны чистарту, кешеләрне эзләү һәм коткару, табигать пычрануы проблемнарын хәл итүдә АКШ һәм Русия бергә эшләде, диде. Мондый хезмәттәшлек дәвам итәр һәм Арктика тыныч бергә гамәл кылу һәм тыныч хезмәттәшлек урыны булыр дип ышанабыз, диде Блинкен. Шул ук вакытта Русия канунсыз диңгез дәгъвалары белдерә, аеруча чит ил корабларының Төньяк диңгез юлы аша узуына, бу халыкара хокукка каршы килә, диде Блинкен. Менә монысына җавап бирергә туры киләчәк, һәм без моны эшләрбез, диде АКШ дәүләт секретаре.

Ул "Арктикада үсә барган хәрби активлык" борчу тудыруын, моның куркыныч һәм инцидентлар, ялгыш хисаплар ихтималын арттыруын, "төбәкнең тыныч һәм тотрыклы киләчәге" уртак максатына ирешүгә комачау иткәнен дә әйтте.

Блинкен төбәкне хәрбиләштерүне булдырмаска кирәк дип санавын белдерде.

АКШ президенты Джо Байден һәм Русия президенты Владимир Путин арасында очрашу булачагы әйтелсә дә, аның кайда һәм кайчан узачагы турында рәсми мәгълүмат әлегә юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG