Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан районнарында Сабантуй 12-13 июньдә, Казанда 26 июньдә узачак


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй милли бәйрәме уздыру турында карарны имзалаган.

Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә быел татар халкының милли бәйрәме Сабантуй 12-13 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәмне 19 июньдә, Казанда 26 июньгә билгеләнгән.

Миңнеханов фәрманында Татарстан хакимиятенә җирле хакимият органнары белән бергәләп, чикләү кагыйдәләрен исәпкә алып, бәйрәм чараларын үткәрү йөкләнә.

Федераль Сабантуй быел 18-19 июньдә Нижневартовскида оештырылачак.

Былтыр коронавирус сәбәпле Татарстанда сабантуйлар узмады яки онлайн форматта үткәрелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG