Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлары "Төньяк агым-2" операторына чикләүләрне кайтаруны таләп итә


Аннан алда АКШ Nord Stream 2 AG проектына һәм аның җитәкчесе Маттиаса Варнигка каршы чикләүләрдән баш тарткан иде.

АКШ Республиканнар фиркасеннән 14 сенатор Конгресска "Төньяк агым-2" проекты операторына һәм аның башкарма мөдире Маттиас Варнигка каршы чикләүләр кертүче канун өлгесен кертте. Бу турыда аның авторларының берсе Кевин Крамер белдергән.

Канун өлгесе кабул ителгән очракта Ак йорт газүткәргечне төзүдә катнашкан теләсә-кайсы оешма белән хезмәттәшлек итүчеләргә каршы да чикләүләр кертергә тиеш була.

"Джо Байден идарәсе, Американың глобаль позицияләре зәгыйфьләнер дип куркып, Германиянең хаталы стратегиясе белән килешә, бу стратегия Владимир Путинга безнең Европадагы беректәшләребезгә басым ясау мөмкинлеге бирәчәк" диелә Крамерның белдерүендә.

19 майда АКШ Nord Stream 2 AG проектына һәм Маттиас Варнигка каршы чикләүләр кертүдән баш тартты. Моңа кадәр Axios басмасы чыганаклары "Төньяк агым-2" проектын тормышка ашыруны туктатуның бердәнбер ысулы – Германиядә газ кабул итүчеләргә карата чикләүләр кертү дип аңлаткан иде, әмма АКШ президенты идарәсе Германия белән мөнәсәбәтләрне өзүгә әзер түгел.

"Төньяк агым-2" газ уздыргычы Балтыйк диңгезе төбеннән Германиягә кадәр сузыла. Проектны 2021 елның сентябрь ахырына кадәр эшләп бетерергә ниятлиләр. Моңа кадәр АКШ аны төзүдә катнашкан ширкәтләр һәм корабларга каршы чикләүләр керткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG