Tesla чит илләрдә, шул исәптән Русиядә завод төзү мөмкинлекләрен өйрәнә. Бу хакта ширкәтнең баш мөдире Илон Маск Мәскәүдә узган "Яңа белемнәр форумы"нда видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда белдергән.
Әлеге вакытта Tesla-ның АКШтан тыш Кытайда бер заводы бар. Тагын берне - Германиядә ел ахырына кадәр ачарга җыеналар. Маск Британиягә килеп киткәннән соң җитештерү мәйданы өчен өченче ил эзли башлаган.
Русия форумында катнашучылар белән аралашканда Маск космонавтика киләчәге турында да фаразлары белән уртаклашкан. Аның сүзләренчә, Халыкара галәм станциясеннән соң алдагы адымнар - Айда һәм Марста базалар булдыру, ә аннары Марста шәһәр төзү.
SpaceX башлыгы Русияне "зур талантлар һәм энергия" иле дип атаган һәм Русия-Америка "диалогы"ның киңәюенә өмет белдергән.
Элегрәк Маск Русия һәм Украинаның галәмне өйрәнүдәге уңышлары турында уңай фикерләр әйтеп килде, урыс телендә берничә твит язды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!