Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Метроэлектротранс" җитәкчесе Әсфән Галәвов вазифасыннан киткән


Әсфән Галәвов
Әсфән Галәвов

Галәвов бу оешманы 2004 елдан бирле җитәкләде.

Әсфән Галәвов "Метроэлектротранс" ширкәтенең баш мөдире вазифасыннан киткән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте. "Метроэлектротранс"та үзгәрешләр: оешма җитәкчесе Әсфән Галәвов үз теләге белән вазифасыннан китте" диелгән хәбәрдә.

Кайбер мәгълүматларга караганда, бу урынга Казан мэриясендә транспорт комитеты җитәкләгән Айдар Абдулхаковны куячаклар.

Галәвов әлеге ширкәтне 2004 елдан бирле җитәкләде. Аңа кадәр 2001 елдан "Казгорэлектротранс" оешмасы мөдире иде. "Метроэлектротранс" Казанның бөтен электр транспортын хезмәтләндерә: метро, трамвай һәм троллейбусларны.

Соңгы вакытларда Казанда трамвай казалары чыгып тора. 17 майда Себер трактында ике трамвай бәрелешеп, дүрт кеше яраланды, бер йөртүченең аягы өзелде.

15 майда 5нче маршрут буенча йөрүче трамайның тормозлары сафтан чыккан диелде.

2020 елның октябрендә булган казада да трамвайның тормозлары тотмаган дип белдерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG