Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ "Төньяк агымы-2" төзелешендә катнашучыларга яңа чикләүләр кертте


АКШ финанс министрлыгы  "Төньяк агым-2" газүткәргече төзүдә катнашкан Русия ширкәтләренә һәм 13 корабына чикләүләр кертте. 

Санкцияләр исемлегенә Диңгез коткару хезмәте, Мортранссервис, Самар җылылык-энергетика милек фонды, Коксохимтранс ширкәтләре кергән. Чикләүләр кертелгән 13 кораб арасында "Академик Черский", "Капитан Беклемишев", " Умка", "Юрий Топчев" бар.

19 майда АКШ Nord Stream 2 AG проектына һәм Маттиас Варнигка каршы чикләүләр кертүдән баш тартты. Моңа кадәр Axios басмасы чыганаклары "Төньяк агым-2" проектын тормышка ашыруны туктатуның бердәнбер ысулы – Германиядә газ кабул итүчеләргә карата чикләүләр кертү дип аңлаткан иде, әмма АКШ президенты идарәсе Германия белән мөнәсәбәтләрне өзүгә әзер түгел.

"Төньяк агым-2" газ уздыргычы Балтыйк диңгезе төбеннән Германиягә кадәр сузыла. Проектны 2021 елның сентябрь ахырына кадәр эшләп бетерергә ниятлиләр. Моңа кадәр АКШ аны төзүдә катнашкан ширкәтләр һәм корабларга каршы чикләүләр керткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG