Accessibility links

Кайнар хәбәр

Nexta каналы мөхәррире Роман Протасевич Минскига ашыгыч төшкән очкычтан тоткарланган


Роман Протасевич
Роман Протасевич

Протасевич Афина-Вильнюс очкычында булган, ул Минскига ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булды. 

Минскида оппозиция журналисты һәм блогер Роман Протасевич тоткарланган. Ул Беларуста киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнә. Журналистның тоткарлануы турында Азатлык радиосының Беларус хезмәте хәбәр итте. Протасевич Ryanair һава ширкәтенең Афина-Вильнюс очкычында булган, ул Минскига ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булды.

Хәбәр ителүенчә, очкычка шартлаткыч куелуы турында хәбәр булган, шуңа ул Минскига төшкән. Шартлаткыч табылмаган. Юлчыларны тикшергәндә Роман Протасевич тоткарланган.

Александр Лукашенканың матбугат хезмәте хәбәрләрен язып баручы "Пул Первого" телеграм-каналы белдерүенчә, очкычны Минскида кабул итү фәрманын Лукашенка үзе биргән. Аның кушуы белән очкычны озату өчен һавага МиГ-29 хәрби очкычы күтәрелгән.

"Маршрутның скриншотыннан күренүенчә, борт чиккә җитә язган булган, ләкин экипаж барыбыр Минскига мөрәҗәгать итеп, очкычны кабул итүне сораган. Хәл турында шунда ук президентка хәбәр ителде. Лукашенка фәрман бирде: очкычны борырга һәм кабул итәргә", дип яза "Пул Первого".

Flihtradar24 сайтында очкыч турында мәгълүматларга караганда, очкыч Минскига Литва чигеннән кире борылып килгән.

Литва, Греция, Европа шурасы, Европа дипломатиясе, Европа комиссиясе вәкилләре әлеге хәлне тәнкыйтьләп чыкты.

  • Роман Протасевич соңгы вакытларда "Беларусь головного мозга" дигән телеграм-канал алып бара иде, ә элегрәк оппозицион NEXTA телеграм-каналы баш мөхәррире булды. Әлеге канал Александр Лукашенкага каршы протест чараларын яктыртты.
  • Беларус хакимияте журналистны халыкара эзләүгә игълан итте һәм "террорылар исемлеге"нә кертте. Ул үз гомере өчен куркып Беларустан киткән иде.
  • 2010 елда Иран хакимиятләре илгә Дубайдан Бишкәккә очучы очкычны төшеп утырырга мәҗбүр иткән иде. Бортта "Джундалла" сөнниләр оешмасы лидеры Абдулмалик Риги бар иде. Ул тоткарланды. Әлеге оешма Иранда террорчыл дип танылган.
  • Былтыр җәй матбугат чаралары Украина махсус хезмәтләре "Вагнер хосусый хәрби ширкәте"ннән ялланып хезмәт итүче русияләрне кулга алуны әзерләгән дип хәбәр итте. Минскидан Истанбулга очарга тиешле очкычны Киев һава аланына төшермәкче булганнар диелде. Әлеге мәгълүмат рәсми расланмады. Русияләр Беларуста очкычка утырганчы тоткарланды. Соңрак аларны азат иттеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG