Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвиянең airBaltic һава ширкәте Беларус өстеннән очышлардан баш тартты


airBaltic очкычы
airBaltic очкычы

Ryanair очкычын Минскига төшереп, Nexta Telegram-каналының элеккеге мөхәррире Протасевичны тоткарлаудан соң, шундый карар кабул ителгән.

Латвиянең airBaltic һава ширкәте Беларус күге аша очышлардан баш тарта. Бу турыда Латвиянең транспорт министры Талис Линкайтс белдергән, дип яза Delfi порталы.

Министр бу карарны Ryanair очкычын Минскига төшереп, беларус хокук яклау оешмалары Nexta Telegram-каналының элеккеге мөхәррире Роман Протасевичны тоткарлаудан соң кабул ителде, дип аңлаткан. Журналист һәм блогер Роман Протасевич Минскида киңкүләм чуалышлар оештыруда һәм хакимият вәкилләренә, милициягә карата "социаль дошманлык" уятуда гаепләнә.

23 майда Ryanair һава ширкәтенең очкычы Афинадан Вильнюска очкан вакытта шартлаткыч турында хәбәр аркасында ашыгыч рәвештә Минскида төшерелде. Очкычны Беларус күгендә МиГ-29 истребителе озатып барды. Шартлаткыч турында хәбәр ялган булып чыкты. Президент Александр Лукашенканың матбугат хезмәте хәбәрләрен язып баручы "Пул Первого" телеграм-каналы белдерүенчә, очкычны Минскида кабул итү фәрманын Лукашенка үзе биргән.

Латвия транспорт министры бу вакыйганы "гадәти булмаган" дип сыйфатлады, аның сүзләренчә, бу хәл Беларус һава киңлегендә очышларның куркынычсызлыгы турында күпсанлы сораулар тудыра.

Европа берлеге илләре лидерлары әлеге хәлне тәнкыйтьләп чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG