Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы башлыгы мигрантлар урынына тоткыннарны эшләтүне хуплады


Константин Чуйченко
Константин Чуйченко

Министр мәхкәмә төзәтү эшләренә хөкем иткән кешеләр өчен меңнән артык эшче таләп ителгән зур инвестицион проектлар кызык булыр иде дип саный. 

Русия юстиция министры Константин Чуйченко Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) башлыгының эшкә килгән мигрантларны тоткыннарга алыштуры тәкъдимен хуплаган.

Чуйченко сүзләренчә, Русиядә 180 мең тоткын төрмә мөддәтен төзәтү эшләренә алыштыру хокукына ия. Шул ук вакытта илдә эш урыннары бары тик сигез мең кешегә генә бар.

Министр мәхкәмә төзәтү эшләренә хөкем иткән кешеләр өчен меңнән артык эшче таләп ителгән зур инвестицион проектлар кызык булыр иде дип саный.

"Без бизнес белән сөйләшүләр алып барабыз, килешүләр төзибез, ФСИН бу юнәлештә актив эшли. Алдагы планнарда төзәтү үзәкләре һәм урыннары санын арттыру", дип китерә Чуйченко сүзләрен "Интерфакс".

ФСИН башлыгы Александр Калашников узган атнада зур оешма-ширкәтләрдә хезмәт лагерьлары булдырырга әзерлеге турынла белдерде. Ул ил тоткыннар ярдәмендә хезмәт ресурслары дефицитын каплый ала һәм тоткыннарның социальләшүен тәэмин итәчәк диде.

  • Тоткыннарны төрле эшләргә җәлеп итү идеясе Русиядә берничә ел дәвамында күтәрелеп килә. Русия кануннары тоткыннарын хезмәтен төрмәләрдән тыш кулланырга рөхсәт итә. Аларның хезмәте түләнергә, тоткыннар изоляциядә булырга һәм сакланырга тиеш.
  • Русиянең мигрантлар федерациясе башлыгы Вадим Коженов ФСИН башлыгы тәкъдимен тәнкыйтьләп чыкты. Хезмәт мигрантларының квалификацияләре бар, ә тоткыннарны теге яки бу эшкә беркем өйрәтми диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG