Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якутиядә кайбер кешеләргә коронавирустан вакцина мәҗбүри булачак


Якутия җитәкчелеге моны коронавирус вазгыятенең катлаулануы белән аңлата. Вакцина ясатмаган кешеләрне эшкә кертмәү белән яныйлар.

Якутиядә күп кенә һөнәр ияләрен һәм башка кайбер кешеләрне мәҗбүри вакцинацияләү кертелгән. Мондый карарны республиканың баш санитар табибы Маргарита Игнатьева имзалаган. Бу хакта төбәк оператив штабы җыелышында Якутия башлыгы Айсен Николаев хәбәр итте.

Башлык матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, беренче чиратта вакцинаны мәгариф өлкәсенең барлык хезмәткәрләре, балаларның җәйге ялын оештыруга җәлеп ителүчеләр, республикакүләм чараларны оештыруда катнашучыларга ясарга кирәк. Вакцинадан "сәбәпсез баш тартучылар" эшкә кертелмәскә мөмкин.

Үз хезмәткәрләрен вакцина белән тәэмин итмәгән ширкәтләр һәм оешмаларга 200 мең сумга кадәр штраф салыну ихтималы каралган. Бу дәүләт оешмаларына да, хосусый ширкәтләргә дә кагыла.

Баштарак матбугат хезмәте хәбәренә "мәҗбүри вакцинация" дип язылган иде, соңрак аны "киңкүләм вакцинация"гә үзгәрттеләр. Ләкин Роспотребнадзорның Якутия идарәсе карары шул килеш калды.

Игнатьева карары 19 майда чыкты, санитар табиб моны республикада коронавирус вазгыятенең киеренке булуы белән аңлатты. Документка ярашлы, Якутиядә өлкән кешеләрнең кимендә 70 процентына вакцина ясатылырга тиеш.

Роспотребнадзор идарәсе башлыгы белдерүенчә, вакцина беренче чиратта 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник чирләрдән интегүчеләргә, медицина, мәгариф, сәнәгать, энергетика, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык оешмаларында эшләүчеләргә, хокук саклау хезмәткәрләренә ясалырга тиеш.

Әлеге вакытта Якутиядә көненә 19 мең доза вакцина ясала.

Башка өлкәләрдә коронавирустан вакцина ясату ихтыяри. Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да, вице-премьер Татьяна Голикова да кешеләрне вакцина ясатырга мәҗбүриләмәскә чакырды.

Илдә барлыгы 10 млн кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG