Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай уйгырларда кешенең кәефен танучы технология сыный


Систем тоткыннарның кәефләрен таный һәм реаль вакыт тәртибендә хисап биреп бара, технология кешенең кәефе начар дип таныса, аны билгеләп куя.  

Кытай хакимиятләре кулга алынган уйгырларда кеше кәефен ерактан билгели алучы технология сыный. Бу хакта BBC әлеге технологияне уйлап табучыга сылтанып яза. Пекинны күп илләр уйгыр геноцидында гаепли, алар яшәгән төбәктә дигитал технологияләр ярдәмендә тоталь күзәтү оештырылган.

Үзенең иминлеген саклау өчен кем икәнлеген әйтергә теләмәгән уйлап табучы BBCга уйгырларга видеокүзәтү ярдәмендә кәефләрен билгеләү белән бәйле тәҗрибә уздырылуы дәлилләрен күрсәткән.

Аның сүзләренчә, бу проект тоткыннарда аларның нинди кәефләр белән йөрүен аңлар өчен кулланыла. Моннан тыш, бу технологияләр ялган детекторының камилләштерелгән варианты буларак та куллана ала.

Систем тоткыннарның кәефләрен таный һәм реаль вакыт тәртибендә хисап биреп бара, технология кешенең кәефе начар дип таныса, аны билгеләп куя.

Бу технология өстәмә дәлилләр эзләми генә беренчел мәхкәмә карары алыр өчен уйлап табылган диелә.

Видеокамералар ярдәмендә кешенең кәефен белү технологияләре 2010 ел урталарыннан күренә башлады. Аларны уйлап табучылар психологлар кешенең яшерен хисләрен беленер-беленмәс билгеләр аша да белә ала, димәк, видеокмералардан югары сыйфатлы сурәтләрне алучы компьютер алгоритмнары да моны эшли ала дип саный.

Уйлап табучылар көнбатышта әлеге системны сатып алучы һәм кулланучылар кәефләрен белер өчен кулланырга тәкъдим итә. 2018 елда Британиянең Kantar Millward Brown консалтинг агентлыгы йөзләрне танып белүче технологияләрне тамашачыларның реклам белән эмоциональ элемтәләрен билгеләр өчен куллана башлады. Шундый ук технологияләр кибетләр челтәрләренә тәкъдим ителде.

Русиядә моңа охшаш технологияләрне банклар кулланды, Ә АКШта— үз фильмнарын киң халыкка чыгарыр алдыннан Disney корпорациясе.

Галимнәр кәефне реаль вакыт тәртибендә танып белү мөмкинлегенә шикләнеп карый. Американ психолог Пол Экман Financial Times басмасына интервьюда технология авторларының күпчелеге аларның нәтиҗәлелеген фәнни яктан дәлилләргә тырышмый диде.

Хокук яклаучылар технологиярне эшләве-эшләмәвенә карамастан, аларны шулкадәр күп куллану хакимият тарафыннан җәмгыятьне тоталитар контрольдә тотуга китерергә мөмкин дип курка. Әгәр кешеләрнең кәефләрен билгеләү дөрес эшләмәсә, хакимият алынган мәгълүмат нигезендә дөрес булмаган карарлар кабул итәргә мөмкин.

  • Мөселманнар күпләп яшәүче Синҗан-Уйгыр автоном районын Кытай хакимияте видеокамералар белән тутырган. Төбәккә керүче кешеләрдән смартфоннарына хөкүмәтнең махсус күзәтү әсбабы куярга таләп итәләр. Җирле халык хакимиятләргә ДНК үрнәкләре тапшыра. Аларның йортлары янында QR-кодлар бар, моның ярдәмендә Кытай полициясе бер секунд эчендә гаилә турында төп мәгълүматны ала ала.
  • Кытай рәсмиләре уйгырлар геноцидында гаепләүләрне кире кага, алар өчен концлагерльларны укыту һәм заманга яраклаштыру үзәкләре дип атый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG