Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сабантуйлар рөхсәт ителде, ләкин кайбер районнар баш тарта 


Коронавирус йоктыручылар күп булу сәбәпле, Салават һәм Борай районнары быел Сабантуй уздырмаска булган. 

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы сәбәпле югары әзерлек турында боерыгына үзгәрешләр керткән. Яңа бүлекләргә ярашлы, республикада сабантуйлар уздыру рөхсәт ителә. Шулай ук махсус җиһазланган пляжларга да ачылырга мөмкин, диелә. Һәр очракта да чир таралуга каршы эпидемиология-санитар таләпләр катгый үтәлергә тиеш дип искәртелә.

Башкортстан районнарында сабантуйлар республика җитәкчесе раслаган график нигезендә узачак. Оештыручылар Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә тиеш була, аерым алганда, социаль ара калдыру, кулларны дезинфекцияләү мөмкинлеге булдыру, Сабантуй узасы җиргә кергәндә кешеләрнең тән температурасын үлчәү, битлек кию кебек чаралар күрелергә тиеш диелә.

Шул ук вакытта Башкортстаннның берничә районы коронавирус таралып китү сәбәпле Сабантуй уздырудан баш тарта. Атап әйткәндә, Салават районында 12 июньдә узасы бәйрәм үткәрелмәячәк.

Шулай ук Башкортстанның Борай районында да коронавирус йоктыру очраклары кискен артып китү сәбәпле, милли бәйрәмне уздырмаска булганнар. Бу турыда район башлыгы Рушан Гәрәев 24 майда ук хәбәр итте.

"Май бәйрәмнәреннән соң коронавирус белән чирләүчеләр саны кискен артты. Авыр очраклар да бар. Аңлавыгызны сорыйбыз. Бу авыр вакытларны тыныч уздырып җибәрергә кирәк, алда зур чаралар уздыру мөмкинлегебез булыр" дип язган район башлыгы социаль челтәрләрдә.

Аннан алда Хәбиров сабантуйны уздыру-уздырмауны һәр район үзе хәл итә дип әйткән иде.

26 майга китерелгән рәсми мәгълүматка карый, Башкортстанда барлыгы 37 меңнән артык кешегә COVID-19 йоккан, 1638 кеше хәзер дә бу чирдән дәвалана. Көн саен йөзгә якын кешегә әлеге диагноз куела. Моннан тыш, пневмония диагнозы белән авыручылар да күп. Рәсми статистика 515 кеше коронавирстан үлгән дип хәбәр итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG