Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәшәр Әсад дүртенче мөддәткә Сүрия президенты сайлауда җиңә


Сүриядә президент сайлау, Бәшар Әсад тармага сайлау кәгазе төшерә
Сүриядә президент сайлау, Бәшар Әсад тармага сайлау кәгазе төшерә

Әсад Сүриядә 2000 елдан бирле хакимлек итә. Көнбатыш илләре бу сайлауларны гадел дип санамый.

Сүрия президенты Бәшәр Әсад тагын җиде елга ил белән хакимлек итү мөмкинлеге ала. 26 майда узган президент сайлауларында ул ышанычлы төстә җиңеп чыга. Әсадның дүртенче президент мөддәте 2028 елга кадәр барачак.

Көнбатыш илләре, БМО күзәтүе астында узмаганга күрә, бу сайлауларны гадел дип санамый. Бу турыда АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен һәм Британия, Германия, Франция, Италия тышкы эшләр министрлары уртак белдерүендә әйтелә. Көнбатыш илләр әлеге сайлауларда бөтен сүрияләргә дә катнашу мөмкинлеге бирелмәвен искәртә, анда ил эчендә күченгәннәр дә, чит илгә качарга мәҗбүр булган диаспора да катнашырга тиеш иде, ди.

Сүриянең төньягы һәм төньяк-көнчыгыш төбәкләрендә, аеруча Идлиб җирләрендә көрд төркемнәре һәм Төркия белән бәйле "Сүрия милли гаскәре" контролендәге җирләрдә тавыш бирү уздыру турында уйларга да мөмкин түгел иде, моннан тыш, президент сайлавыннан берничә миллион Сүрия качагы да читләштерелде (алар 18 миллионлы ил халкының дүрттән береннән артыгын тәшкил итә) диелә.

2021 ел сайлауларында Сүрия президентлыгына моңарчы күрелмәгән санда намзәтләр тәкъдим ителгән – 51 кеше, араларында җиде хатын-кыз һәм хәтта Сүриядә яшәүче көрд тә булган. Ләкин бу намзәтләрнең өчесе генә Югары конституция мәхкәмәсе тарафыннан канунга яраклы дип табылган, тик бу намзәтләр Бәшәр Әсадка сайланырга бернинди дә куркыныч тудырырлык булмаган диелә.

Бәшәр Әсадны ил хакимиятендә тоту Русиягә һәм Иранга файдалы. Русия белән Сүрия арасында Сүриянең нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү турында килешү төзелгән дә инде. Моннан тыш, Русия Сүрияне хәрби ныгытмасы буларак та куллана – сайлауларга бер көн кала Һмеймимдәге Русия һава ныгытмасына Русия хәрби-космик көчләренең өч Ту-22М3 очкычы килде, бу бомба һәм ракет ташучы очкычлар атом төш коралы да йөртә ала. Мәскәү рәсми белдерүенә карый, Ту-22М3 экипажлары яңа географик төбәкләрдә өйрәнү узачак, шул исәптән Урта диңгез өстеннән дә очачак.

2014 елда узган аннан алдагы сайлауларда Әсад 88 процент тавыш җыеп җиңгән иде. Илнең сугыш барган һәм шулай ук оппозиция, радикал исламчылар контролендә булган өлешләрендә сайлау булмады. Оппозиция вәкилләре бу сайлауны оят дип белдереп, тавыш бирүгә бойкот игълан итте. Көнбатыш лидерлары сугыш чорнап алган илдә сайлау үткәренең мәгънәсе юк дип белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG