Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җыеннарыбыз күп, нәтиҗәсе аз"


Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы (архив фотосы)
Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы (архив фотосы)

21 май Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Апрель аенда Бөтенрусия татар авыл эшмәкәрләре җыены булган иде. 3-5 июнь Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы узачак. Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, форумнарның саны күп, әмма сыйфат ягы аксый. Күп җыеннарны онлайн платформага күчереп була, моның өчен бюрократия калыпларын гына үзгәртергә кирәк. Бу форумнарга карата аның комментарын тәкъдим итәбез.

Татарстанда чаралар, төрле корылтайлар, җыелышлар бик күп уза. Бу өлкәдә Казан – бөтен Русиядә чемпион һәм әйдәп баручы. Гегель әйтмешли, сан кайчан да булса барыбер сыйфатка әйләнергә тиеш. Тик соңгы вакытта бездә бу теория дә эшләми башлады: чараларның күплеге бернинди сыйфатка китерми. Бу зур проблем, чөнки һәр чараның ниндидер нәтиҗәсе, йогынтысы, сыйфат күрсәткече булырга тиеш. Ә бездә ул юк! Күпме чаралар узса да, без һаман бер урында таптанабыз.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Пандемия шартларында Дөнья татар конгрессының зур чаралары, Сабантуйлары, меңәр кеше туплаган корылтайлары туктатылды, кичектерелде. Менә шул шартларда кызганычка без бу бушлыкны берни белән дә тутыра алмадык. Бездә тирән мәгънәле чараларның, фикер алышуларның җитмәве ачык күренде.

Бүгенге дөнья борынгы тәртипләр белән түгел, ә яңа мәгънәви әйберләр белән яши һәм тирә-якта яңа технологик алгарыш булдыра. Америка, Европа шул технологияләр белән бергә атлый. Цивилизация заманча технологияләргә таянып алга бара. Татарстан да технологик яктан Русия киңлекләрендә иң алдынгысы кебек, әмма дөнья күзлегеннән караганда без бик артта калганбыз. Без әле дә бу күчештә дүрт-биш баскыч аста торабыз. Дөнья постиндустриаль җәмгыятьтә яшәгәндә, без әле дә индустриаль җәмгыять принциплары белән яшибез.

Хәзер Казандагы чарага кешеләрне Австралия, Америка яки башка төбәкләрдән куып китерү кирәк тә түгел

Шуны аңларга кирәк: виртуаль дөньяның безнең тормышка тирәнтен керүе җәмгыять төзелешендә яңа таләпләр, яңа ысуллар барлыкка китерде. Хәзерге онлайн аралашып, төрле чаралар уздырып була. Хәзер Казандагы чарага кешеләрне Австралия, Америка яки башка төбәкләрдән куып китерү кирәк тә түгел. Моңа бик күп акча, энергия, кеше ресурслары сарыф ителә. Хәзер сәяхәт итү дә авыр, төрле белешмәләр күрсәтергә, тестлар узарга кирәк. Ә онлайн чарада кеше чирләсә дә катнаша ала. Шуңа күрә әлеге заманча технологияләрне куллансак, бер яктан, бик күп проблемалар хәл ителер иде, икенче яктан ресурслар бушый. Тик ни өчендер без бу мөмкинлекне әлегә кадәр кулланмыйбыз, һаман да индустриаль дөнья ысуллары белән эш итәбез.

Моны гамәлгә кертү өчен оптимизация ясау мөһим. Ә аның өчен, Татарстанга Үсеш стратегиясен кабул итәргә кирәк, чөнки ул концептуаль рәвештә булырга тиеш. Безнең хөкүмәт Татарстанның 2030 елга кадәр Социаль-икътисади үсеш стратегиясен кабул итте, әмма иҗтимагый-милли юнәлештә андый концепция күренми. Дөрес, Татар халкының үсеш стратегиясе булдырылды, ләкин ул стратегия сыйфатында түгел, ә мөрәҗәгать форматында әйбер булып чыкты. Ә безгә яңа караш кирәк.

Ни өчен моны рәсми формада язмача кабул итү, концептуаль төстә булдыру кирәк? Чөнки бюрократия ул кабул ителгән ниндидер програм яки план буенча гына эшли ала. Аңа яңару бик авыр. Аны үзгәртү өчен тышкы этәргеч, ә бәлки ниндидер эчке импульс кирәктер. Әнә шул импульстан башка бюрократия үзгәрмәячәк, чөнки аның эчке инициативасы юк. Ул инициатива кемдә булырга тиеш? Бу теманы беренчеләрдән булып зыялылар, иҗтимагый фикер ияләре алга сөрергә, киң җәмәгатьчелек белән эшләргә, аңлатырга тиеш. Иҗтимагый фикер элитага, ягъни бюрократиягә тәэсир итеп, шул басым астында яңа карарлар кабул ителсә генә без нәрсәдер үзгәртә алабыз. Чараларның күплеген мин Татарстанның Русия белән бер индустриаль тыкрыкта булуында күрәм. Шуңа күрә республика бу боҗрадан чыга алмый.

Элек җыеннарда проблемнар сөйләшенгән, хәзер Сабантуйлар күңел ачуга кайтып калды

Безгә яңа концептуаль караш кирәк. Ә нинди караш, ул чараларны ничек итеп үзгәртергә икәнен безнең акыллы башлар, фикер ияләре уйларга тиеш. Шул ук Сабантуйларны, корылтайларны алыйк. Кайчандыр алар татар халкының бер мәҗлесе булган. Кыр эшләре беткәч һәр төбәк җыелышып, милләтнең ниндидер проблемын уртага салып киңәшкән, аны хәл иткән. Эш беткәч, уйнарга ярый дигән кебек, башта проблем сөйләшенгән, аннары гына уеннар булган. Бездә, кызганычка каршы, хәзер Сабантуй шуның киресенә әверелде. Бөтен чара күңел ачуга кайтып калды, ә ниндидер проблемнарны уртага салып сөйләшү бер сәгатькә җыеламы икән? Миңа калса, Сабантуйларның асылын торгызырга кирәк. Бу эштә заманча технологияләрне дә ничектер кулланып була.

Тагын бер кимчелегебез: бездә татарның экспертлар шурасы барлыкка килмәде. Аксакаллар шурасы кебек әйбер оешмады. Мондый шура Америкада да, Казастакъстанда да, башка төбәкләрдә дә бар. Зур дәрәҗәле һәм лаеклы кешеләр үз милләтенең язмышын кайгырта. Читтән карап мәгънәле киңәшләр бирә. Татарстанга да шундый зыялылар, аксакаллар, зирәкләр шурасы кебек берлек булдырырга кирәк. Нигә соң без һаман ниндидер бюрократлар, министрлар авызына карап яки кеше нәрсә әйтер икән дип көтеп утырабыз? Алар бит нибары башкарма хакимият, нәрсә кушсалар шуны эшләүчеләр генә.

Миңа калса, бу барлык әйткән чаралар, Сабантуйлар, постиндустриаль дөньяга күчүләр – барысы бер юнәлештә баручы әйберләр һәм аларны аерып карап булмый. Тирә-якка карагыз: без һаман бер урында таптанабыз. Бюрократия бит ул: бу машина эшли икән, көчәнеп, шуышып булса да бара икән, шулай гына барсын әле, дип уйлый. Ул инде череп тә беткәндер, моторы да таралгандыр, тау астына гына тәгәридер, әмма бара бит әле. Алар бүгенгене әнә шулай бәяли. Ләкин тау астына тәгәрәп булмый, без бүген яңача фикерләргә өйрәнмәсәк, булган проблемаларга карап үзгәрмәсәк, киләчәгебез томанлы.

Руслан Айсин
сәясәт белгече

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG