Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үз телем" бәйгесе

25 май Казанда Милли китапханә бинасында "Үз телем" бәйгесендә катнашучылар татар телен үстерү проектларын тәкъдим итте. Бәйгегә 146 гариза килгән, беренче өлештә 22 проект сайлап алынган. Алар арасында татар телен өйрәнү курслары, махсус кушымта, татар аш-суларына багышланган сайт, балаларны татарча тәрбияләү үзәкләре, китаплар, татар телендә әйләнә-тирә мохитне өйрәнү клубы, кинофильмнарны татарчага тәрҗемә итү, уеннар һәм башкалар бар. Җиңүчеләр 1 миллион сумга кадәр грант ота алачак. Бәйгенең иганәчесе — Казан шәһәр думасы депутаты, эшмәкәр Рөстәм Рамазанов.


XS
SM
MD
LG