Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВга яңа башкарма мөдир Уфадан килде: Алинә Сөләйманова – кем ул?


Алинә Сөләйманова
Алинә Сөләйманова

ТНВга яңа башкарма мөдир итеп Уфада туып үскән журналист Алинә Сөләйманова билгеләнде. Азатлык аның турында фикерләр туплады.

Уфаның элекке вице-мэры, журналист Алинә Сөләйманова дүшәмбедән Татарстанда "Яңа гасыр" (ТНВ) телевизион каналының башкарма мөдире булып эшли башлый.

"Алинә Сөләйманова Казанга үзе килде. Без аны күптән беләбез. Ул - тәҗрибәле телевизионщик," дигән Sntatка ТНВның баш мөдире Илшат Әминов. Сөләйманова әдәби тапшырулар өчен җаваплы булачак диелә.

Алинә Сөләйманова 1976 елда Уфада туган. 1998 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. "Башкортстан" телевидениесендә хәбәрче, "Уфимское времечко" тапшыруын алып баручы булып эшләгән. 2015 елда "Вся Уфа" телевизион ширкәте мөдире булып билгеләнә. Шәһәр шурасы депутаты була. 2018 елда Уфа мэриясендә урынбасар булып эшли башлый һәм быел апрельдә әлеге вазифадан китә.

БСТ каналында озак еллар алып баручы, журналист булып эшләгән, Куштау хәлләре аркасында үз теләге белән бу дәүләт каналыннан киткән Таһир Вахитов Азатлыкка Алинә Сөләйманованың ТНВга билгеләнүе үз карары булмаска да мөмкин диде.

Таһир Вахитов
Таһир Вахитов

"Аның белән бер редакциядә эшләмәдек, әмма гримерка, студияләрдә очраштык. Тәҗрибәле журналист. Һәрвакыт телевидениедә эшләде, аңа ул якын тармак. "Уфимское времечко" тапшыруы аша күпләргә таныш. Аны ул ире Эрнест Хәйруллин белән алып барды. Бергә БСТда эшләделәр, бергә "Вся Уфа" каналына киттеләр.

Хакимияткә карата үтә дә лояль кеше

Алинә соңгы елларда бер урында гына утырып эшләмәде, әле Башкорстанның бер каналында, әле федераль каналда, аннары мэрия һәм менә гомумән Татарстанга китә. Күчмә тормыш. Хакимияткә карата үтә дә лояль кеше. Хакимият белән бергә эшләгән кешеләр бертөрлерәк бит алар. Беренче чиратта хакимиятне яклый, кешеләрне түгел. Мэриядә эшләгән вакытта төрле шәһәр җыеннарында, сөйләшүләрдә үзгә фикерле кешеләргә интернетны томалау да булды. Аның ярдәме, фәрманы белән була ала дигән сүзләр йөрде.

Татарстанга китү карары үзенеке булмаска да мөмкин. Кемдер кемгәдер аны тәкъдим итә ала. Милли сәясәтне аңламый, һәрхәлдә бер тапшыруын да күргәнем юк. Ул тармакта аның көче җитмәстер, ә Башкортстанда, Татарстанда эшләгәндә милли сәясәтне белергә кирәк. Кимендә ТНВга яңа сулыш өрә ала", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Башкорт җәмәгать эшлеклесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов Алинә Сөләйманованы хакимият кушканны эшләп утыручы кеше буларак бәяли. Бер ел элек "Кичке Өфе" газетыннан үзен кудыртуда аның да кулы уйнаганын искә ала.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

"Башкорт" оешмасында аксакаллар шурасында идем һәм яшьләр оешмасын экстремистлыкта гаепләүләр башлангач аларны һәрдаим якладым. "Яшьләр белән генә эшлиләр, бернинди экстремистлык кылмыйлар", дидем. Ул вакытта "Кичке Өфе" газетында эшли идем. Олы яшьтә булу сәбәпле эшне өйдән алып бардым.

Шуннан баш мөхәррир Гөлфия Янбаева чакырып алды һәм үзен вә газет караган "Уфа" нәшрият йорты мөдире Раил Мөхәммәтовны мэрның ике урынбасары янына чакыруларын әйтте. Шуларның берсе Алинә Сөләйманова булган. Бәдретдинов сүзләренә караганда, сөйләшү барышында түрәләр ягыннан аңа эштән алдырту басымы ясалган. "Моны ишеткәч, мин көлдем дә, үзем эштән китәргә гариза яздым", ди Бәдретдинов.

Аның башкорт рухы да, татар рухы да юк

Аның фикеренчә, Алинә Сөләйманова – ул хакимият кешесе. "Анда башкорт рухы да, татар рухы да юк. Журналист буларак осталыгын белмим. Ничек Татарстанга алганнардыр – аңлашылмый", ди ул.

ТНВда озак еллар эшләнән, баш мөхәррир, тапшырулар авторы, бүгенге көндә "Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәйзрахманов читтән китертелгән бер генә кеше дә каналның сәясәтен дә, юнәлешен дә үзгәртә алмый дип саный. Әмма аның фикеренчә, Алинә Сөләйманова рәсми Уфаның мондагы күз-колагы була ала.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

"Беренчедән, кешеләрне Уфадан ук китертү, Татарстанның төп каналында мөһим вазифа бирү сораулар тудыра. Татарстанда кадрлар юкмы? Әллә булып та алар читкә этерәләме? Һәм бу кемнең кулы, фәрманы белән эшләнә? Бу дөнья катлаулы бит ул, мантыйкка сыймаганы бик күп. Шуңа Сөләйманова артында кемдер тора да ала, аны монда махсус җибәрә алалар. Татар-башкорт мәсьәләсен күреп торабыз бит, җанисәп алдыннан хәлләр киеренке. Әмма бер кеше генә каналның сәясәтен, юнәлешен үзгәртә алмый. ТНВ да Казан Кирмәне аша идарә ителә.

Бер кеше генә каналның сәясәтен үзгәртә алмый

БСТ каналының рус телле тапшыруларыннан да башкорт исе килә иде, ә ТНВда татарча да куркыбрак сөйлибез. Бу ханымның сәясәтне никадәр аңлавын, никадәр көчле булуын әйтә алмыйм", диде Илфат әфәнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG