Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан язучыларына Уфа үзәгендә махсус бина биреләчәк


Әлеге бинада мәдәни үзәк оештырылачак. Анда әдәби салон, "Китап" нәшрияты экспозициясенең бер өлеше булачак диелде.

Уфада күз авырулары институты биналарының берсе язучыларга тапшырылачак. Бу хакта 28 май яузчылар белән очрашуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдергән.

"Күз авырулары институтының шушы матур бинасы 6-7 ел ябык тора. Ул институтка кирәкми, акчасы юк. Мин бу бинаны республика казнасына алырга хәл иттем. Бинада мәдәни үзәк оештырабыз. Анда әдәби салон, "Китап" нәшрияты экспозициясенең бер өлеше булырга тиеш. Хәтерлисезме, Булгаковның "Мастер һәм Маргарита"сында Массолит бар иде бит? Әйдәгез, үзебездә мәдәни үзәк булдырыйк" дип китерә Хәбиров сүзләрен Башинформ.

Республика башлыгы искәртүенчә, әлеге бинаның мәйданы 824 дүрткел метр.

Моннан тыш, Уфаның 450 еллыгына шәһәрдә Евразия китапханәсе ачарга да вәгъдә итте. Ул башкорт юртасы формасында булачак.

  • Уфада 27-28 майда "ХХI гасыр язучысы" дип аталган төбәкара форум уза. Аны Дөнья башкортлары корылтае һәм республика хөкүмәте оештыра. Язучылар беренче көнне Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән очрашты, Мәскәүдән, Новосибирски, Ярославль, Махачкала спикерлары уздырган фикер алышу мәйданнарында, остаханәләрдә катнашты. Җомга республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу узды. Башкорт медиасы язганча, форумга Чиләбе, Оренбур, Ростов, Калуга өлкәләреннән, Пермь крае, Татарстаннан язучылар җыелган. Ләкин Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чара турында сездән беренче ишетәм, берлек аша нинди дә булса чакыру булады дип белдерде Азатлыкка.
  • Дөнья башкортлары корылтае матбугат үзәге хәбәренчә, бүләкләнүчеләр арасында Татарстаннан Ядкәр Бәширов бар. Аңа корылтайның "Ал да нур чәч халкыңа" медале тапшырылган. Ядкәр әфәнде - Татарстанда башкорт корылтае бүлеге җитәкчесе Фирдәүс Бәширова ире.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG