Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сәламәтлек министрлыгы AstraZeneca һәм "Спутник V" комбинациясен сынамаячак


Ике вакцинаны чиратлаштырып ясап карамакчылар иде.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгының этика комитеты AstraZeneca һәм "Спутник V" вакциналары комбинациясенә клиник сынаулар уздырудан баш тарткан. Министрлык документына сылтанып бу хакта "Фармвестник" яза. AstraZeneca әлегә Русия ягыннан баш тарту турында хәбәр алмаган.

Вакциналарны бергә куллануның клиник сынауларын уздыру турында AstraZeneca һәм Гамалея исемендәге фәнни үзәк 2020 елда игълан иткән иде. "Фармвестник" язуынча, тикшерүләрне Беларуста һәм Русяинең алты үзәгендә үткәрергә җыенганнар. Сынауда катнашкан бер төркем кешегә башта AstraZeneca аннары "Спутник V", ә икенче төркемгә башта"Спутник V", аннары AstraZeneca ясарга ниятләгәннәр.

"Спутник V" һәм AstraZeneca вакциналары чистарту технологиясе белән генә аерыла дигән иде Русия вакцинасын җитештерүче Гамалея үзәге мөдире Александр Гинцбург. "Спутник V" да, AstraZeneca да - аденовируслар нигезендә ясалган векторлы вакциналар. Икесе дә ике өлештән тора. Әмма "Спутник V" кеше аденовируслары куллана, ә AstraZeneca шимпанзе аденовирусларына нигезләнгән.

  • Быел мартта Европаның күп кенә илләрендә AstraZeneca-ны куллану туктатылды, чөнки аны ясаткан кайбер кешеләрдә тромблар барлыкка килде. Апрельдә Европаның дарулар агентлыгы вакцина белән тромб барлыкка килү арасында бәйләнеш чынлап та бар, ләкин ул бик сирәк очракта гына була, шуңа күрә вакцинаны куллануны дәвам итәргә мөмкин диде.
  • Мәскәүдә коронавирустан вакцина ясау темплары кимеде. Биредә көненә алты мең тирәсе доза ясала. Хакимият көзгә халыкның 60 процентына вакцина ясатырга ниятли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG