Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле Федераль Сабантуй уздыруны тыйдылар


2019 елда Новосибирскида узган Сабантуй
2019 елда Новосибирскида узган Сабантуй

Быелгы Федераль Сабантуй Ханты-Манси автоном төбәгенең Нижневартовски шәһәрендә узарга тиеш иде.

Быел Нижневартовскида ниятләнгән Федераль Сабантуй уздыруны коронавирус таралу куркынычы сәбәпле тыйдылар.

Нижневартовски шәһәренең баш санитар табибы карарында "Яңа төр коронавирус инфекциясен кертү һәм тарату куркынычын киметер өчен өстәмә чаралар турында" карары нигезендә Федераль Сабантуй 2021 тыела" диелә.

Сабантуй 18-19 июньдә узарга тиеш иде. Анда 50 мең кеше катнашыр дип көтелде.

Шул ук вакытта Нижневартовски шәһәре мәгълүмат порталы хәбәр иткәнчә, Сабантуй тулысынча тыелмый – барлык бәйрәм чаралары мәдәният һәм спорт сарайларына күчерелә. Заллар 50 процентка гына тутырылачак. 18 июньдә Сәнгать сараенда Татарстан сәнгать осталары концерты узачак, 19 июньдә "Арена" спорт сараенда милли көрәш ярышлары узачак. Чараларны онлайн карарга да мөмкин булачак.

28 майга китерелгән рәсми мәгълүматка караганда, Ханты-Манси автоном төбәгендә барлыгы 57 меңнән артык кешегә COVID-19 йоккан. Соңгы тәүлектә 58 кешедә коронавирус ачыкланган, шуларның дүртесе читтән кертелгән.

Башкортстаннның берничә районы да коронавирус таралып китү сәбәпле Сабантуй бәйрәмнәре уздырудан баш тартты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG