Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: Көньяк хәрби мәхкәмәсендә кырымтатарларга каршы 13 җинаять эше карала


Эдем Семедляев Русия мәхкәмәсендә хөкем көтүче кырымтатарлар санын "бик күп кеше" дип бәяли

Хәзерге вакытта Русиянең Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсендә кырымтатарларга каршы 13 җинаять эше карала, дип белдергән адвокат Эдем Семедляев. Бу санны ул "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы очрашуы вакытында китергән.

Бу беренчел инстанциядә каралучы эшләр, тагын өч җинаять эше апелляция мәхкәмәсендә карала, дигән Семедляев.

"Бу бик зур сан. Бу халыкның фаҗигасе дияргә була. Читтә тормаганга, безгә булышкан өчен, халыкка үзенең хокукларын һәм ирекләрен яклауда ярдәм итүче коллегаларыма тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә" дигән Семедляев онлайн узган очрашу вакытында.

Адвокат шулай ук Русиянең Ростовтагы Дон шәһәрендә Украина баш консулы булып торучы Тарас Малышевскийга да рәхмәтләрен җиткергән. "Тарас Михайловичка, Украина консуллыгына рәхмәт, алар гел ярдәм итеп тора, егетләр янына килеп йөриләр" дигән адвокат.

Семедляев "Хизб ут-Тәхрир"нең икенче Акмәчет эше" мәхкәмәдә каралганда анда "яшерен шаһитлар" файдалануын да сөйләгән. Андый шаһитларны ул "дәүләт агентлары" дип атаган.

2019 елның 27 мартында Русия куәт оешмалары бер төркем кырымтатар активистлары өйләрендә тентү уздырды, алар арасында "Кырым теләктәшлеге" вәкилләре дә бар иде. 24 кеше, шул исәптән ватандашлык журналистлары Осман Арифмеметов, Рустем Шейхалиев, Ремзи Бекиров та тоткарланды. Алар барысы да кулга алынды. "Мемориал" хокук яклау үзәге (Русиядә ят агент дип танылган) аларны сәяси тоткыннар дип таныды.

2021 елның март ахырында АКШ дәүләт департаменты 2020 елга кеше хокуклары турында хисабында Русия аннексияләгән Кырым ярымутравында "куәт структураларының явызларча файдалану, кешеләрнең көч кулланып юкка чыгулары һәм газаплаулар" очраклары булуын язды. Асаба халыкларга, шул исәптән кырымтатарларга көч куллану яки көч куллану белән янаудан гыйбарәт булган җинаятьләр өчен җавап бирүче булмавы да әйтелә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары бозылуы турында сөйләшүләр – уйдырма, дигән иде.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG