Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелә


Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров

Үзгәрешләр Русия төп канунына яраклаштыру кысаларында кертеләчәк.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республиканың төп канунына үзгәрешләр турында канун өлгесен парламентка керткән. Үзгәрешләр Русиянең узган ел үзгәртелгән Конституциясенә яраклаштыру кысаларында кертелә. Барлыгы 170 тәкъдим, шуларның 144е төп канунның үзенә, калганнары республика кануннарына кагыла.

Аерым алганда, балалар һәм гаилә тәрбиясе төбәктәге дәүләт сәясәтенең өстенлекле ягы дип таныла. Республикада яшәүчеләрнең иң аз хезмәт хакы яшәү минимумыннан да ким булмаска тиеш, диелә. Социаль ярдәм, пособиеләрне индексацияләү, башка төр түләүләр каралган, дип аңлаткан үзгәрешләрне Башкортстан Дәүләт җыены – Корылтай җитәкчесе Константин Толкачев.

Моннан тыш, республиканың милли мирасы бердәм реестры булдырыла, аңа рухи, мәдәни, тарихи һәм табигать мирасы объектлары теркәләчәк. Шулар арасында Шүлгән таш, Ирәмәл табигать паркы, Башкортстандагы шиханнар да булачак, дигән Толкачев.

Канун өлгесендә Башкортстанның Конституция мәхкәмәсен бетерү турында бүлек тә бар диелә. Аның урынына республиканың Конституция шурасы төзелә.
Киләсе елларда Башкортстан җитәкчесе вазифасына сайланырга теләүче намзәтләргә карата таләпләр кырыслатыла. Үзгәрешләргә ярашлы, бу вазифага сайланучы 30 яшьтән зуррак Русия ватандашы булырга тиеш. Аның илдә даими яшәве һәм башка ил ватандашлыгы булмавы да зарур. Республика башлыгына чит ил банкларында хисаплар ачу, акчаларын һәм башка кыйммәтле әйберләрен саклау да тыела.

2020 елның җәендә "халык тавыш бирүе" нәтиҗәсендә Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, илдәге төбәкләр дә үзләренең кануннарын шуңа яраклаштырырга тиеш.

Ноябрьдә Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның 300гә якын канунына төзәтмәләр кертергә туры киләчәк дип белдерде. Белгечләр Татарстан Конституциясенә һәм республика кануннарына үзгәрешләр керткәндә мәгариф, мәдәният өлкәсендә югалтулар булачак дип фаразлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG