Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ "ФБКга каршы канун"ны Конституция мәхкәмәсенә шикаять итәчәк


КПРФ рәисе Геннадий Зюганов
КПРФ рәисе Геннадий Зюганов

Коммунистлар фиркасе вәкиле яңа канун Конституциягә каршы килә, дип белдергән.

КПРФ Русия думасы күптән түгел кабул иткән, "Коррупциягә каршы фондка (ФБК) каршы канун" дип йөртелгән канунны Конституция мәхкәмәсенә шикать итәргә җыена. Әлеге канунга ярашлы, экстремист дип танылган оешмаларда торучылар һәм бу оешмаларның тарафдарлары сайлауларда намзәт була алмый. Бу турыда "Коммерсантъ" яза.

Канун оешманы экстремист дип таныганнан соң гына түгел, аңа кадәр өч ел эчендә бу оешма белән хезмәттәшлек иткән һәм анда торган кешеләргә дә сайлауларга намзәт булып баруны тыя. Коммунистлар моның белән ризалашмый.

Шикаятьне рәсми тапшыру алдыннан КПРФ әлеге канунга карата ЛДПР һәм "Гадел Русия" фиркаләренең дә фикерен белергә җыена диелә. Документны әзерләүче депутат Юрий Синельщиков яңа канун Конституциягә каршы килә, дип белдергән.

Конституция мәхкәмәсенә шикать тапшыру өчен 90 депутатның имзасы кирәк. Думада тавыш бирү вакытында бу канунга КПРФ кына каршы чыккан. "Гадел Русия" һәм ЛДПР тавыш бирүдә катнашмаган, ләкин, "Ачык медиа" язганча, әлеге канунны тәнкыйтьләгән.

Русия думасы Русия оппозиционеры Алексей Навальный тарафдарларына сайлануны тыючы канунны 26 майда ашыгыч төстә кабул итте. Канун өлгесе мәхкәмә Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондын (ФБК "ят агент" дип аталучылар исемлегенә кертелгән) һәм аның тарафдарларының төбәкләрдәге штабларын экстремист оешма дип тану эшен карый башлагач күп тә үтми думага кертелде.

Бу канун оешма экстремист дип танылганчы ук аның белән хезмәттәшлек иткән кешеләргә дә сайлауларга баруны тыя. Федерация Шурасы бу тыюны "хокукларны чикләү" генә дип атый, һәм бу Конституциягә каршы килми дип белдерә.

Яңа канунга ярашлы, экстремист дип танылган оешмага кагылышы булган кешеләр Русиядә сайлап куела торган теләсә-кайсы органга сайлана алмый. Бу тыю оешма җитәкчеләре, анда катнашучылар, волонтерларга гына кагылмый, гомумән, оешмага финанс, киңәш белән, матди яктан яки "башка төр" ярдәм күрсәтүчеләргә дә кагылачак. Аерым алганда, оешма эшчәнлегенә кагылышы бар дип саналу өчен кешегә аны хуплаган сүзләр әйтү дә җитә. Андыйларга өч ел дәвамында сайлауга намзәт булу тыелачак. Оешма җитәкчеләре исә биш елга мондый хокуктан мәхрүм ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG