Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дин әһелләре җыенында имамнарны интернетта һәм социаль челтәрдә эшне активлаштырырга чакырачаклар


Татар имамнары форумы. 2014нче ел.
Татар имамнары форумы. 2014нче ел.

Бүген исламга багышланган 300 сайтының күпчелеге традицион кыйммәтләрне яктыртмый, ди оештыручылар.

3 июньдә Казанда ачылачак "Милли тормыш һәм дин" XI Русия татар дин әһелләре форумында имамнарны социаль челтәрдә традицион кыйммәтләрне алга сөрергә чакырачаклар. Бу хакта Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дөнья татар конгрессында узган матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, мөфтиятләрнең интернетта сайт тотулары гына җитми.

"Диния нәзарәтләре сайтларын карасаң, ул тоташ яңалыклардан тора. Бүген Instagram, Facebook, Telegram, Вконтакте кебек социаль челтәрдә эшләү мөһим. Безнең уку йортларында студентларыбыз, төп укытучыларыбыз интернетта үз битләрен ачып эшли. Диния нәзарәтләренә, танылган дин әһелләренә интернетта эшне активлаштырырга кирәк, чөнки интернетта ислам дигән сүзне эзләп табуга, традицион кыйммәтләрне яктырткан сәхифәләр чыгарга тиеш. Бүгенге көндә рус телендә исламга багышланган 300дән артык сайт бар, шуларның традицион кыйммәтләрне яктыртканнары бик аз. Бу өлкәдә эшне активлаштырырга тиешбез. Беренче дискуссион мәйдан шуңа багышланган булачак", диде Мөхәммәтшин.

XI Русия татар дин әһелләре форумы 3-5 июнь көннәрендә узачак. Барлыгы дүрт дискуссион мәйданда фикер алышу булачак. Дин әһелләренең интернетта активлашуы темасыннан тыш, делегатлар дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау тәҗрибәсе, рухи мирасны өйрәнү мәсьәләләре, дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы турында сөйләшәчәкләр. Җыенда Русиянең 72 төбәгеннән барлыгы 1200 дин әһеле катнашачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG