Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең дәүләт бурычы артып 20 триллион сумга җитә язган


Хәзерге вакытта Русиянең бурычлары эчке тулаем җитештерүнең 17 процентын тәшкил итә.

Русиянең дәүләт бурычы 2021 елның беренче чирегендә 741 миллиард сумга арткан, үсеш 3,9 процент булган. Хәзерге вакытта илнең эчке һәм тышкы бурычлары 19,7 триллион сум тәшкил итә. Бу турыда Хисап пулаты аналитик язмасына сылтанып РИА Новости яза. Хәзер Русиянең дәүләт бурычы аның эчке тулай җитештерү (ВВП) күләменең 17 процентын алып тора, диелә.

Русиянең эчке бурычы 683 млрд сумга арткан (4,6%) һәм 15,4 трлн сумга җиткән. Тышкы бурыч 1 апрельгә 56 млрд доллар тәшкил иткән. Ел башыннан ул 598 млн долларга (1,1 процентка) кимегән диелә. Шул ук вакытта рубльләргә күчереп исәпләгәндә тышкы бурыч та үскән, 58,3 млрд сумга артып (1,4 процентка) 4,2 трлн сумга җиткән.

Федераль бюджетның дәүләт бурычына хезмәт күрсәтүгә чыгымнары гыйнвар-март айларында узган елның шул вакыт аралыгына караганда 39 процентка үскән. Бу чыгымнар өч айда 238,5 млрд сум булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG