Accessibility links

Кайнар хәбәр

Судан Русиянең хәрби-диңгез базасы турында килешүне яңадан караячак


Судан портында Русия корабы
Судан портында Русия корабы

Судан баш штабы җитәкчесе Русия белән бу килешү илгә зыян китерергә мөмкин дип белдерә.

Судан хакимияте Кызыл диңгезнең Судан өлешендә Русия хәрби-диңгез флотын матди-техник тәэмин итү ноктасын булдыру турында килешүне яңадан карап чыгарга булган. Бу турыда Суданның баш штабы җитәкчесе Мөхәммәд Усман әл-Хөсәен белдергән. "Без Суданга зыян салучы килешүләргә кул куя алмыйбыз" дигән ул, аның сүзләрен ТАСС китерә.

Русия белән килешү Суданның элеккеге хакимияте тарафыннан имзаланган һәм парламент тарафыннан расланмаган дигән түрә. Хартум өчен файдалы булса гына килешү дәвам итәр, дигән ул. Шулай ук әл-Хөсәен Суданның АКШ белән хәрби хезмәттәшлеккә әзер булуын да әйткән.

Русиянең Судан ярларында хәрби-диңгез флоты ноктасын ачарга җыенуы турында 2020 елның ноябрендә әйтелде. Бу проект турында Суданның элеккеге президенты һәм диктатор Омәр әл-Бәшир белән сөйләшенде, Русия ныгытмасын куюны ил башлыгы "АКШның агрессив гамәлләренә каршы тору зарурлыгы" белән бәйләде.

Килешү декабрьдә имзаланды. Аңа ярашлы, Хартум Русиягә Порт-Суданның бер өлешен һәм аның янындагы диңгез биләмәләрен түләүсез кулланылышка бирә. Портта берьюлы дүрт кораб тора ала, шул исәптән атом-төш коралы булган кораблар да диелде. 300 хәрби хезмәткәр эшли ала. Русия моңа алмашка Суданга корал һәм хәрби техника китерә бшлаячак, килешү 25 елга исәпләнгән диелде.

Апрельдә гарәп медиасында Судан Русиянең хәрби-диңгез ныгытмасы төзелешен туктатты дигән хәбәр чыкты. Хартум Русия кораблары урнаштыруны тыя дип тә әйтелде. Русиянең Судандагы илчелегендә бу хәбәрләрне кире кактылар.

2020 елның ахырында Михаил Ходорковскийның "Досье" тикшеренү үзәге хезмәткәрләре һзм Британиянең The Guardian газеты Суданның бәреп төшерелгән диктаторы әл-Бәширнең киңәшчеләре Русия сәясәт технологлары булган, алар бизнесмен Евгений Пригожинга кагылышлы булган, диелде. Моннан тыш, Пригожин "Вагнер хосусый хәрби ширкәтен" финанслаучы булып санала, бу ширкәт шул исәптән Суданда да эшен алып бара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG