Accessibility links

Кайнар хәбәр

Будапештта Кытай университеты янындагы урамга уйгырларга багышланган атама бирелгән


Будапештта уйгырларга багышланган урам атамасы
Будапештта уйгырларга багышланган урам атамасы

Будапешт үзәгендә Кытайның сәяси проблемнарына җәлеп итәрдәй урамнар барлыкка килгән.

Будапештның Ференцварош районында Газап чигүче уйгырлар, Азат Һонконг, Далай-лама һәм Кытай диссиденты Епископ Се Шигуан дип аталган урамнар ачылган. Бу хакта Азатлык радиосының Маҗар хезмәте хәбәр итә.

Әлеге атамалар Кытайның төп югары уку йортларының берсе — Фудан университеты кампусы төзеләчәк районда барлыкка килгән. Яңа урамнарны ачу тантанасында Ференцварош мэры Крисзтина Барайи һәм Будапешт мэры Гергели Карачони катнашкан. Барайи аңлатуынча, шулай итеп район һәм шәһәр Маҗарстанның университет кампусын биредә урнаштыру карарына каршы тора.

Фудан университеты вәкиллеген Будапешт үзәгендә төзү мәсьәләсе турында фикер алышулар берничә ай бара. Моны оппозиция тәнкыйть утына тота дип яза Телекс басмасы.

Карачони сүзләренә караганда, сораштырулар башкала халкының 90 проценты проектка каршы булуын күрсәткән. Оппозиция бу мәсьәләне референдумга чыгарарга җыенган, ләкин пандемия аркасында ул узмаска мөмкин. Моннан тыш, вазгыятьне кискенләштерүче тагын бер мәсьәлә бар. Маҗарстан хөкүмәте Америка финансчысы Джордж Сорос нигез салган Европа университетын Будапешттан китәргә мәҗбүр иткән.

  • Газап чигүче уйгырлар урамы дип Кытайның уйгырларга карата мөнәсәбәте өчен аталган. Пекинны уйгыр һәм башка мөселман халыклары геноцидында гаеплиләр.
  • Далай-лама XIV — Тибет буддизмының рухи лидеры, сөргендәге Тибет башлыгы. Аның тарафдарлары илне Кытайдан азат итүне таләп итә.
  • Ирекле Һонконг урамы 2020 елда Пекин сивил протестларны бастырган һәм анда хөкем сөргән сәяси системны җимергән шәһәр хөрмәтенә аталган.
  • Се Шигуан Католик чиркәү епископы була. Ул илдә динне дәүләт контроленә алуга каршы чыккан өчен 28 елга төрмәгә утыртыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG