Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әби-бабайда ял: Яңа канунның яңалыгы нидә?


Баланың әби-бабай һәм башка якын туганнар белән булуын билгеләүче яңа канун өлгесе турында юристлар фикерен белештек.

Русия хөкүмәте баланы әбисе, бабасы һәм башка туганнары белән вакытлыча яшәү мөмкинлеген рәсмиләштерүне хуплады. Хәзерге канун нигезендә, баланың вакытлыча әби, бабай яки башка якын туганнары белән булуы чит кешеләр белән булуыннан берни белән дә аерылмый. Ягъни баланың әти-әнисеннән башка бабасы һәм әбисе янында торуы яки әби-бабайның оныклары белән ил буйлап сәфәр итүе хәзерге канун күзлегеннән балага карата ата-ана тәрбиясе булмавы буларак бәяләнергә мөмкин.

"Яңа канун өлгесе якын туганнарның бала тәрбияләүдә катнашуын исәпкә алучы, Русия җәмгыяте өчен традицион булган процессны җайга салырга мөмкинлек бирәчәк", диелә хөкүмәтнең Русия думасы мәгълүматлар базасында урнаштырылган бәяләмәсендә.

Канун өлгесе баланың туганнары белән вакытлыча яшәү хокукын рәсми рәвештә беркетә. Яңа канун нигезендә, мәсәлән, баланы ил буйлап йөртү өчен өлкән туганнарына ышаныч рәсмиләштерергә туры килмәячәк. Шулай ук бала әби һәм бабасы белән вакытлыча яшәсен өчен опекунлык рәсмиләштерергә кирәкми.

Әгәр канун кабул ителсә, Гаилә кодексында түбәндәге юллар барлыкка киләчәк: "Бала үз теләге һәм ата-анасы ризалыгы нигезендә әби-бабасы, балигъ булган абыйсы, апасы һәм башка якын туганнары белән вакытлыча торырга хокуклы.

Узган елның октябрь башында ук парламентка кертелгән канун өлгесенең авторлары — биш депутат, бишесе дә хатын-кыз. Русия думасы депутаты Наталья Костенко бу документның нәрсә үзгәртәчәген ул вакытта болай аңлаткан иде.

Рәсмиләштерелмәгән очракта опека теләсә кайсы вакытта әби һәм бабайдан баланы тартып алырга, баланың әти-әнисен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкин

— Асылда, әби-бабайлар баланы бакчага, поликлиникага, мәктәпкә, түгәрәкләргә алып килә, алып китә алмый. Барлык тәрбия функцияләре нәкъ менә әти белән әнигә карый. Канунда әбиләр һәм бабайлар оныклары белән аралашу хокукына гына ия, дип язылган, әмма аларны тәрбияләргә, алар белән ялга йөрергә, алар белән ял итәргә хокуклары юк. Проблем авыл җирлегендә аеруча кискенләшә — авылда эш табу катлаулы булганга, андагы яшьләр акча эшләргә китә. Бу очракта әбиләр опека рәсмиләштерергә мәҗбүр, ул озын-озак процедуралар узуны таләп итә — ВИЧ, СПИД, туберкулезга тестлар, хөкем ителмәү турында белешмәләр һ.б. кирәк. Яки бала әбисе белән рәсмиләштерелмәгән килеш кала. Рәсмиләштерелмәгән очракта опека теләсә кайсы вакытта әби һәм бабайдан баланы тартып алырга, баланың әти-әнисен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкин, чөнки канун нигезендә, алар үз балаларын тәрбияләүдә катнашмыйлар булып чыга. Яңа канун балаларга ата-ана ризалыгы нигезендә әби һәм бабай яки якын туганнар белән йөрергә рөхсәт итәчәк. Бу, әби баланы ялга алып барганда яки бала әби белән генә булганда, аңа беркемнең дә бернинди дәгъва белдерергә хокукы юк дигәнне аңлата. Әгәр баланы эзләү игълан ителмәсә яки опека органнары балага карата кылынган җинаятьне тикшерү механизмын эшләтеп җибәрмәсә генә. Башка очракларда ата-аналар априори риза дип саналачак, ди Костенко.

Өч ел элек Краснодар краенда әбисе белән ял иткәндә Түбән Кама малае Николай Мальков Сочи шәһәрендәге яңгыр суы җыючы коллекторга төшеп китеп һәлак булган иде. Ул вакытта Сочи хакимияте "яңгыр суы җыючы җайланма турында белгән" әбине гаепләргә тырышты. Иске гаилә кануны нигезендә, ата-ана да баласын әби-бабай белән ялга җибәрергә тиеш булмаган булып чыгамы?

Яңа канун өлгесен әзерләү эшендә катнашучыларның берсе, Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик академиянең кануннарны һәм хокукларны куллануны күзәтү үзәге мөдире Олег Гринь аңлатуынча, хәзерге канун һәркайда төрлечә кулланыла.

— Күпчелек очракта урыннарда опека органнары балаларны әби-бабасыннан алып китми. Тик бу бит канунга нигезләнмәгән, бары тик реаль күзаллау белән эш итүгә генә бәйле. Ә без бу кануни норма булырга тиеш дип әйтәбез, ди Гринь.

Оныклар белән сәфәргә чыгу, ял итүдән тыш, яңа канун әти-әнисез калган баланы тәрбиягә алуны әби-бабай һәм башка якын туганнар өчен җиңеләйтергә тиеш. Хәзерге канун нигезендә әти-әнисез калган балаларны, әби-бабаларына бирмичә, балалар йортына тапшыру кайвакытта аяныч очракларга китерә. Мондый очракларны хәл итүдә бала хокукларын яклаучы оешмалар да катнаша, әмма оныгын тәрбиягә алыр өчен әби-бабай да формаль процедуралар узганны көтәргә мәҗбүр.

Мәскәүдә эшләүче адвокат Гөлфия Сираҗетдинова әлеге канун өлгесе ювеналь юстициянең җәмгыятьтә кабул ителгән гадәтләргә яраксыз өлешен чынбарлыкка яраклаштыру өчен кирәк, дип саный.

Гөлфия Сираҗетдинова
Гөлфия Сираҗетдинова

— Хәзергәчә гамәлдә булган гаилә кануннарында бала тәрбияләүдә якын туганнарның катнашуы турындагы Русия җәмгыяте өчен традицион булган күзаллаулар тулысынча чагылыш тапмый иде. Безнең җәмгыятьтә традицион рәвештә әби-бабайлар да бала тәрбияләүдә актив катнаша. Шул ук вакытта, элек гамәлдә булган кануннарга карасак, баланың әбисе, бабасы яки башка якын туганнары белән вакытлыча торуы чит кешеләр белән яшәүдән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Русия Гаилә кодексының 64нче маддәсендәге 1 пункт нигезендә, бары ата-ана гына үз баласының рәсми вәкилләре булып тора һәм махсус вәкаләтләр рәсмиләштермичә теләсә нинди физик һәм юридик зат белән мөнәсәбәтләрдә, шул исәптән мәхкәмәләр барышында да, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда катнаша. Русия Граждан кодексының 20нче маддәсендәге 2нче пункт нигезендә балигъ булмаган, 14 яшькә кадәр балаларның яшәү урыны дип аларның канунлы вәкилләренең — ата-ананың, уллыкка алучы яисә опекунның яшәү урыны дип таныла. 26нчы маддәнең 1 пункты нигезендә, ундүрт яшьтән унсигез яшькә кадәрге балигъ булмаган затлар үзләренең канунлы вәкилләренең — ата-аналарының, уллыкка алучыларның яисә попечительнең язмача рөхсәте белән алыш-биреш кыла ала, ди юрист.

Шулай итеп, балигълык яшенә җитмәгәннәрнең канунлы вәкилләре булып ата-ана, уллыкка алучылар, опекуннар (14 яшькә җитмәгән балалар өчен) һәм попечительләр (14-18 яшьлекләр өчен) тора. Әби-бабайлар, абый-энеләр, апа-сеңелләр һәм башка туганнарны хәзерге канун бөтенләй башка төркемгә кертә. Гамәлдәге канунда аларга бала белән аралашу хокукы гына каралган. Русия гаилә кодексының 67нче маддәсе нигезендә әби-бабалары, абыйлары, сеңелләре һәм башка якын туганнары бала белән аралашу хокукына ия, ата-ананың берсе булса да баланың якын туганнарына бала белән аралашу мөмкинлеге бирүдән баш тарткан очракта, әлеге мәсьәлә опека һәм попечительлек органнары һәм мәхкәмә тарафыннан хәл ителергә мөмкин.
Ата-ана булмаганда баланы әбисе яки бабасы белән калдыру канунсыз санала

— Балаларның әлеге туганнары янында вакытлыча яшәү мәсьәләсе хәзерге канунда каралмаган. Ата-ана булмаганда баланы әбисе яки бабасы белән калдыру канунсыз санала. Гаилә кодексының 121нче маддәсе нигезендә, аерым алганда, ата-ана авырган яки озак вакытка китеп торган очракларда, шулай ук "ата-ана тәрбиясе булмаган башка очракларда" балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау опека оешмаларына йөкләнә. Гамәлдә бу вазгыять нотариуста ышанычнамә (доверенность) рәсмиләштерүне таләп итә, аларның эчтәлеге әти-әнинең әбигә яки бабайга оныгы белән булырга һәм аның мәнфәгатьләрен якларга рөхсәт итүенә кайтып кала. Мондый рөхсәт кәгазенең юридик көче бик бәхәсле, чөнки бу очракта сүз канунлы вәкиллек вәкаләтләрен вакытлыча йөкләү турында бара, ә бу гамәлдәге кануннарга каршы килә торган процедура, ди Гөлфия Сираҗетдинова.

Әбиләр, бабайлар, башка якын туганнар белән яшәп тору, шул исәптән әби-бабайларның үз оныклары белән Русия буйлап сәфәр кылуы юридик яктан ата-ана тәрбиясе булмау дип карала, бу исә әлеге мөнәсәбәтләрне опека органнары карамагына күчерә. Юрист әйтүенчә, мондый ювеналь юстиция Русиядәге гадәтләргә каршы килә. Югарыда күрсәтелгән очраклар ата-аналарның нигезле сәбәпләр аркасында үз бурычларын үти алмавына да кагыла: әби яки бабайны, башка якын туганнарны вакытлыча опекун һәм попечитель итеп билгеләү чит кешеләргә опекунлык бирү процедурасыннан берни белән дә аерылмый, чынлыкта баланың еш кына әбиләр һәм бабайлар катнашында тәрбияләнүе исәпкә алынмый.

Әлеге маддәдә опекунга карата куелган таләпләр асылда баланы туган һәм туган булмаган кешегә урнаштыру процедурасын тигезли

— Опека һәм попечительлек турында" федераль канунның (2008) 13нче маддәсе нигезендә ата-аналар җитди сәбәпләр аркасында үзләренең ата-ана бурычларын үти алмаган вакытка балага опекун яисә попечитель билгеләүне сорап, конкрет затны күрсәтеп, опека органына уртак гариза бирә ала. Гаризада опека һәм попечитель вәкаләтләренең гамәлдә булу вакыты күрсәтелергә тиеш. Әлеге маддәдә опекунга карата куелган таләпләр асылда баланы туган һәм туган булмаган кешегә урнаштыру процедурасын тигезли, гаилә мөнәсәбәтләре һәм туганлык элемтәләре үзенчәлекләрен исәпкә алмый. Шуңа күрә яңа канун белән Русия Гаилә кодексына бала ата-анасы ризалыгы белән әби, бабай, балигъ булган абый, апа һәм башка туганнарында булырга хокуклы дигән нигезләмә өстәлә. Моннан тыш, әлеге канунга балигъ булмаган баланың опекуны яисә попечителе итеп аның якын туганнары билгеләнә торган очраклар өчен махсус җайга салу механизмы өстәлә: опека органы тарафыннан опекун яисә попечитель билгеләү турында акт кабул ителгәнче, бала әлеге туганнарында булырга хокуклы, ди Сираҗетдинова.

Икенче бер юрист һәм хокук яклаучы Эльза Нисанбекова исә яңа канун өлгесен депутатларның ювеналь юстициягә каршы көрәшне күрсәтүе дип бәяли.

Эльза Нисанбекова
Эльза Нисанбекова

— Минемчә, бу канун бары "Бердәм Русия" депутатларына аларның ювеналь юстициягә каршы булуын күрсәтү өчен кирәк, чөнки ул безнең нигезләргә һәм традицияләргә каршы килә, ди ул.

Аның фикеренчә, Русиядә балаларның якын туганнары белән бергә булу тәртибен билгеләүче кануннар һәм маддәләр җитәрлек. Мәсәлән Гаилә кодексының 55нче маддәсе нигезендә, баланың ата белән дә, ана белән дә, әби, бабай, апа-сеңел, абый-энесе һәм башка туганнары белән дә аралашу хокукы бар. Ата-ананың аерылышуы, ата-ананың аерым яшәве яки ата-ананың гаилә буларак теркәлү документы гамәлдән чыгу баланың хокукларына тәэсир итми.

Юрист әйтүенчә, Гаилә кодексының 67нче маддәсе нигезендә, ата-аналар үз балаларына аларның якын туганнары белән аралашу мөмкинлеге бирмәсә, опека һәм попечительлек оешмасы ата-ананы балага ул туганнары белән аралашуга киртә куймаска мәҗбүр итә ала.

— Димәк канун туганнарда кунакта булуга берничек тә каршы килми. Шул ук вакытта ата-ананың рөхсәте ничек рәсмиләштерергә тиешлеге ачык итеп күрсәтелми. Әгәр ул берничек тә рәсмиләштерелмәсә, бу яңалык хәзерге хәлдән нәрсәсе белән аерыла соң? - ди Нисанбекова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG