Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан Тель-Авивка туры очышлар ачарга җыеналар


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстан беренче вакытларда әлеге очышларны бюджеттан дотацияләргә әзер дип тә белдерелде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Израилнең Русиядәге илчесе Александр Бен Цвиның Петербур Халыкара икътисади форумы кысаларында үткән очрашуында Уфадан Тель-Авивка туры очыш ачу мәсьәләсе күтәрелгән.

Радий Хәбиров сүзләренчә, бу Башкортстанның инвестицияләренә һәм туризмына яхшы булачак. Ул республика аны беренче вакытларда әлеге очышларны бюджеттан дотацияләргә әзер дип тә белдергән.

"Республикадан Израильгә туристлар күп бара, шул исәптән хаҗилар да, медицина өлкәсендәге хезмәттәшлек тагын бер мөһим юнәлеш булып тора", дигән республика башлыгы.

"Без туры авиаочыш ачарга ярдәм итәргә әзер, Башкортстаннан килгән туристларга бик шат булачакбыз. Минемчә, республика Израил туристлары өчен дә кызыклы булырга мөмкин. Безнең илдә Русиядән чыккан миллион ярымнан артык кеше яши. Бизнес-миссияләр белән дә алмашырга кирәк. Тиздән коронавирус пандемиясе белән хәл тотрыкланыр һәм карантин чикләүләре бетерелер дип өметләнәм", дигән Александр Бен Цви.

Моңа кадәр Башкортстан Израил белән медицина өлкәсендә хезмәттәшлек итә иде. 2019 елның октябрендә Уфада ике ил белгечләре катнашлыгында I Русия-Израиль медицина форумы узды.

Уфа-Тель-Авив рейсын ачу планнары 2019 елда ук яңгыратылган иде, әмма аларны гамәлгә ашыруга коронавирус пандемиясе комачаулады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG