Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Ковид беркая да китмәде, атнага 10-12 кеше югалтабыз


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татар имамнары җыенында Рөстәм Миңнеханов татарлар яшәүче төбәкләргә вакцина белән ярдәм тәкъдим итте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Милли тормыш һәм дин" татар имамнары җыенында чыгышында республикада яңа төр коронавирус таралуны да телгә алды. "Ковид беркая да китмәде" диде Миңнеханов.

"Бүгенге көндә исәнлектән дә кадерле әйбер юк. Үзегезне саклагыз. Бу ковид дигән әйбер беркая да китмәде, республика күләмендә атнага 10-12 кеше югалтабыз. Безнең әле бу мәсьәләдә республика күләмендә уңайрак дип саныйбыз без" диде президент.

Ул төбәкләрдәге татарларга Татарстан вакцина белән ярдәм итә ала дип белдерде.

"Вакциналар бар, әгәр дә сезнең ниндидер авырлыклар бар икән үзегездә, урыннарда, бездә вакциналар бар, без сезгә бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә әзер, һәм бүтән мәсьәләләрдә дә, без сезнең белән бергә" диде Миңнеханов.

Русия рәсми статистикасына карый, 4 июньгә Татарстанда COVID-19 чиреннән 2,5 мең кеше дәвалана. Үлүчеләр 502 кеше дип күрсәтелә. Тәүлек саен якынча утыз кешедә вирус раслана.

Татарстан хөкүмәте саннарына ярашлы, республика халкының 7 проценты коронавируска каршы вакцинаның ике өлешен дә ясаткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG