Accessibility links

Кайнар хәбәр

Криптовалюта тоткан Татарстан түрәләрен хисап бирергә мәҗбүр итәчәкләр


Хисап 30 июньгә кадәр бирелергә тиеш.

Татарстан түрәләренә криптовалюта турында хисап бирдертәчәкләр. Бу хакта республика президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы чыкты.

Үзләренең, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының дигитал финанс активлары, дигитал валютасы булган очракта хисап бирергә тиеш диелә фәрманда.

Әлеге таләп дәүләт хезмәткәрләренә кагыла. Криптовалюталар турында хисап 30 июньгә кадәр тапшырылырга тиеш.

Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин криптовалюта тоткан түрәләргә хисап бирү турында боерык чыгарган иде. Фәрман нигезендә, түрәләргә, дәүләт корпорацияләре хезмәткәрләренә милек декларациясен тутырганда дигитал валюта турында язарга кушылды.

Соңгы елларда инвестиция базарында криптоакчага игътибар арта. Май башында бер биткоин бәясе $60 меңгә якынлашты, әмма соңгы тәүлектә ул $36 мең тирәсендә сатыла. Мондый зур үсеш дөнья буйлап күпсанлы инвесторларда зур кызыксыну уята, аны тиз баю ысулы итеп күрүчеләр күбәя.

Криптоакча нигезендә бернинди реаль акча яки алтын юк, ул математикага нигезләнгән. Аны булдыру майнинг дип атала, һәм аны булдыруда, кыен булса да, һәр кеше катнаша ала, аңа компьютерда махсус скриптны эшләтергә кирәк. Криптоакчаны крипта базарында да сатып алып була.

Моңа кадәр Азатлык криптоакчаларның мөселманнар өчен хәләллеге мәсьәләсен тикшергән иде. Ислам белгечләре арасында уртак бер фикер кабул ителмәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG