Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: Путин белән очрашуда кеше хокуклары мәсьәләсен күтәрәчәкмен


Джо Байден
Джо Байден

Очрашу 16 июньдә Женевада узачак.

АКШ президенты Джо Байден 16 июньдә Женевада Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда кеше хокуклары мәсьәләсен күтәрәчәк. Ул бу һәм башка мәсьәләләрдә АКШ һәм башка Көнбатыш илләренең бердәм позициясен тәкъдим итәчәк. Байден бу турыда Washington Postта Европага сәяхәте турында сәхифәдә язды.

Европа Байденның президент вазифасына керешкәннән соң беренче чит ил сәфәре булачак. Ул беренче чиратта АКШ беректәшләре - G7 илләре, НАТО һәм Европа берлеге лидерлары белән очрашулар булачагына басым ясады. Сәфәрнең максаты, Байден сүзләренчә, "Американың беректәшләренә һәм партнерларына тугрылыгын, шулай ук демократик илләрнең авырлыкларны җиңеп чыгу һәм безнең чор куркынычларына каршы тору мөмкинлекләрен күрсәтү".

Байден сүзләренчә, АКШ көчле дөнья лидеры булырга тиеш. Ул атаган проблемнар арасында COVID-19 пандемиясе, климат кризисы һәм Кытай вә Русия хакимиятенең "зарарлы гамәлләре"нә каршы көрәш бар. Президент фикеренчә, АКШ үз кыйммәтләрен уртаклашкан башка дөнья демократик илләре белән берлектә көчлерәк булачак. Байден НАТО саммитында АКШ Төньяк Атлантик берлегенең барлык илләрен яклау бурычларын үтәргә әзерлеген расларга вәгъдә бирде. "Владимир Путин белән Женевада очрашу дуслар, партнерлар һәм беректәшләр белән югары дәрәҗәдәге дискуссияләрдән соң узачак", диде Байден.

Аның сүзләренчә, АКШ һәм аның беректәшләре Европа куркынычсызлыгына, шул исәптән Украинага каршы агрессиягә каршы торуда бердәм. АКШ президенты Американың Русия белән низаг эзләмәвен, ә тотрыклы мөнәсәбәтләр теләүләрен ассызыклый, ләкин шул ук вакытта ул Мәскәүне "зарарлы гамәлләр" өчен җавапка тартачагын әйтте. "Очрашкач, мин АКШ, Европа һәм безгә якын демократик илләрнең кеше хокукларын һәм абруен яклау бурычы турында тагын бер кат ассызыклыячакмын", дип яза Байден.

Женевада очрашу АКШ президенты инициативасы белән оештырылды. Кремль бу тәкъдимгә озак җавап бирмәде, ләкин шулай да аңа ризалашты. Бу Байден белән Путиннның югары дәрәҗәдәге беренче очрашуы булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG