Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада төрки халыклар дуслыгы фонтан комплексын булдырмакчылар


Фонтан комплексының өлгесе
Фонтан комплексының өлгесе

Фонтан комплексын булдыру комиссиясендә татарлар да бар.

2023нче елда Төркиянең Әнкара шәһәрендә төрки халыклар дуслыгы фонтан комплексы барлыкка килергә мөмкин. Әлеге тәкъдим белән Финляндиядә яшәүче төрки халыкларның дусты чечен милләтеннән Руслан Кантаев чыккан.

Узган атнада бу фонтанны булдыручылар комиссиясе төзелгән. Анда 16 милләттән 30 вәкил кергән. Алар арасында Казан татарларыннан "Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкилләре Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов һәм Төркиядән Роза Корбан бар.

8 июнь көнне комиссия президиумының утрышы көтелә.

"Президиумның җитәкчесе итеп әтисенең бабасы башкорт булган, Төркиянең элекке депутаты Ведат Чынароглу сайланды.

Комиссиягә Төркиянең элекке мәдәният министры Намык Кемал Зәйбәк, элекке депутатлар Орхан Кавунҗу, Җеңгиз Булут, тарихчы профессорлар Йосыф Халачоглу, Әхмәт Ташагыл кебек галимнэр, бизнесменнар, җәмәгать оешмасы җитәкчеләре керде", диде Азатлыкка Роза Корбан.

Төркия, Британиядә яшәүче төрки халыклар бу фонтан комплексны булдыруны хуплап чыккан, әмма Русия, Үзәк Азия вәкилләре әлегә әлләни кызыксыну күрсәтмәгән.

"Шул сәбәпле әлеге проектта катнашу өчен төрки халыклар вәкилләре булган тарихчылар, сәясәтчеләр, мәдәният вәкилләре, юристлар, журналистлар, бизнесменнардан торган төркем булдырырга кирәк", диде "Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкилләре.

Алар әйтүенчә, һәрбер төрки халыкның үз милли бәйрәмнәре, истәлекле тарихи көннәре, корбаннарны искә алу вакытлары бар һәм бу көннәрдә алар комплекс янында җыела алачак.

Проектны тормышка ашыру өчен киләчәктә фонд булдыру күздә тотыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG